Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?


Айгөл Гыймранова гаиләсе белән
Айгөл Гыймранова гаиләсе белән

Башланды. Уку елы башланды бездә. 25 август без яшәгән шәһәрчек мәктәпләрендә дәресләр башланды. Лос Анжелес һәм башка кайсыбер шәһәрләрдә 12 августта ук укый башладылар.

Минем өчен уку елы өр-яңа форма, ак алъяпкыч, яңа портфель, яңа тасмалар була торган иде. Авыл кибетеннән 100 шакмак, 100 буй сызымлы дәфтәр алып кайтып куям. Аның янына апа Уфадан төсле каләмнәр, кабы белән фломастер, гуашь, акварель буяулары, альбом алып кайта. Бакчадагы чәчәкләргә җәй буе су сибәм. 31 август кич яткач та тиз генә йоклап китеп булмый, иртәгә ничек киенәм, чәчләремне ничек матур итеп үрәм, барсын күз алдына китереп, хисләнеп ятам. Соң йоклагач, иртән уянуы авыр, әмма торам. Әни дә яңа торган, юынып, сыер саварга чыга, мин дә бакчага чыгып, чәчәкләр җыеп керәм. Бәйләм әзер, хәзер чәйлисе дә, киенәсе генә кала. Сәгать сигездә капка алдына чыгып утырам. Әлегә безнең урам очы тып-тын, кызлар да, малайлар да чыкмаган. Тугызынчы ярты тирәсендә очтагы капкадан минем ике туган апам Розалия чыга, аңа юл ыңгае Земфира иярә, безнең турга туктап, мине дә ияртәләр. Безнең арттан чәчәк бәйләмнәре өчен уңайсызланып, очыбызның малайлары атлый. Чәчәк тотып йөрергә оялалар.

Башта Розания апам, соңрак Земфира мәктәп тәмамлап киткәч, иң зурысы мин булып калгач та, шулайрак иде. Иң беренче капкадан чыгып мин басам, аннары башкалар җыйналышып төшә.

Улым Нурислам быел бишенчегә барды инде. Баштагы елларда гел чәчәк бәйләме тоттырып җибәрә килдем. Быел үзебезнең гадәттән читләшергә туры килде. Нурисламның да чәчәк тотып барасы килмәде. Монда укытучыга ниндидер бүләк бирү гадәтләнелмәгән күренеш. Укытучының туган көненә акча җыеп, кайсыдыр кибеткә бүләк картасы алганнар иде бер елны. Гадәттә, бернинди дә майлау юк.

Беренче көнне мәктәптән каршы алуга ниләр кирәклеген язган кәгазь кисәге белән чыкты Нурислам. Юл ыңгай кибеткә кереп, әле исемлек буенча математика, инглиз теле, фән (science) өчен өч калын зур дәфтәр (бездә алар амбар дәфтәре дип атала шикелле), өч папка, бер кап төсле каләм алдык. Шуның белән уку кирәк-яраклары исемлеге тәмамланды. Китапларны китапханәдән аласы. Мәктәпләрдә ручка белән түгел, каләм белән язалар дисәм, аптыратмаммы? Бала хата ясаса, аны төзәтү авыр булмасын өчен эшләнелә бу. Эшләгән хатаны һәрчак төзәтеп була, дип үсә бала, безнең кебек, хата эшләсәң – бетте баш, дип түгел.

Өйгә бирелгән эше – 30 минут китап укыйсы да, аннары ни укыганыңны үз сүзләрең белән язасы. Икенче эш: җәйне ничек уздырганың турында инша. Гади түгел. Башта нәрсә язачагың турында план төзисең. Аны план дип тә булмый әле. Ул үрмәкүч оясы дип атала һәм пәрәвез формасында булырга тиеш. Уртада төп тема, аннан китә бер юл, темага кагылышлы бер фикер, әлеге фикергә кушып әйтәсе килгән башка бер фикер. Шушылай пәрәвез ясаганнан соң, синең иншаңда язасы фикерләрең генә түгел, сүзләрең дә күренеп ятадыр. Шушы пәрәвезне кулланып 5 минут эчендә инша язасың. Вакыт чыгуга каләмеңне саласы. Җөмлә тәмамлап тору ярамый.

Классларында 30 бала. Укучылар барсы да яхшыга гына укучылар түгел. Араларында махсус гадиләштерелгән программа буенча укучы балалар да бар. Алар белән аерым педагог шөгыльләнә, уку сәгатьләре кыскарак. Әмма барсы бер класста. Бер вакытта киләләр, бер вакытта китәләр.

Нурислам укыган 5нче сыйныф чыгарылыш классы санала, 6нчы класска әлеге балалар башка урта мәктәпкә барачак. Анда ике ел укыгач, югары мәктәп көтә.

Балалар тапшырган тест нәтиҗәләре буенча мәктәпләргә билге куела. Югары билге белән акчалы мәктәпләр дә билгеләнә. Мондый яхшы мәктәп тирәсендәге йорт-фатирлар кыйбаткарак сатыла, арендага бирелә. Мәктәпләрнең яхшылыгы ата-аналарның акчалылыгыннан да тора. Уку елы башында таләп итмәсәләр дә, һәр ата-ана исеменә иганәчелек турында хат юллыйлар. Кайсыбер мәктәпләр күбрәк акча биргән ата-ананы зурлап, кечкенә бүләкләр белән бүләкли. Мәктәптә акча күбрәк булган саен балалар өчен мөмкинлекләр күбәя: эшләргә махсус белгечләр җәлеп ителә, балаларны музейларга алып баралар, укытучыларның да иң-иңнәрен сайлап алу мөмкинлеге туа. Хезмәт хакы югары икән, таләпләр дә югарылана бит.

Нурислам кайчак класска кирәкле әйберләр исемлеген язып алып кайта торган иде. Анда гадәттә, сыек сабын, юеш һәм коры салфетка, кәгазь тастымал, ак тактага язарга маркер, йә такта чистарткыч кебек әйберләр сорыйлар.

Быел Нурисламга мәктәп өчен 3 долларга 3 папка, 1.25 доллардан 3 дәфтәр, 2.99 долларлык каләм алдык. Аркага аса торган биштәре былтыргы. Махсус кием булмагач, һаман шул бер үк төрле шорты белән футболка, аякта кроссовка.

Боларны укып, тел шартлату кирәкмәс, акчаның чыгар җире башка урында монда. Шулай да, бер идеям бар, хәзер бик популярлашып киткән бозлы су коену күренешендәге кебек, минем дә эстафетаны балалар тәрбияләүче коллегаларыма тапшырасым килә. Алсу Исмәгыйлева белән Лилия Сөнгатуллина язсыннар әле, балаларны мәктәпкә әзерләү һәм озату күпмегә төште икән. Берсе Казанда яши, икенчесе авыл җирендә. Чагыштырыйк. Мактана икән димәгез, үземә кызык.

XS
SM
MD
LG