Русия гаскәрләре ярдәмендә Украинаның көнчыгышында сугышучы сепаратистлар тамгасына әверелгән Георгий тамгасы Русиядә киң тарала барганда, Татарстан җитәкчеләре түшләренә республиканың үз тасмасын тагып Суверенлык декларациясе кабул ителгән 30 август көнне башкала Казан буйлап төрле бәйрәм чараларына йөрде. Татарстан әләме төсләрендәге бу тасмаларга урысча "Наша Республика: гордимся и любим!" дип язылган иде. Мондый тасмалар түрәләрдә генә түгел, гади кешеләрнең, сәнгать әһелләренең, мәктәп укучыларының түшләрендә дә күренде.
Татарстаннар түшләренә республиканың үз тасмасын тагып чыкты

1
Рөстәм Миңнеханов Камал театры янында каллиграф Владимир Поповка (с) һәм язучы Вахит Имамовка (с) Тукай бүләкләрен тапшырганда

2
Татарстан җитәкчеләре үзгәртеп корылган Горький паркында

3
Горький паркында

4
Татарстан җитәкчеләре Горький паркында халык белән аралаша

5

6
Миңнеханов Казан шәһәре мэры Илсур Метшин белән Казандагы Татар бистәсенә килә

7
Татар бистәсендә

8
Татарстанның театр сәнгате музеенда Рөстәм Миңнеханов мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән

9
Театр сәнгате музеенда актер Равил Шәрәфиев тә Татарстан тасмасы белән

10
Рөстәм Миңнеханов республика тасмаларын таккан бер төркем мәткәп укучылары белән