Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама НАТОны Украина мәсьәләсендә конкрет булырга чакыра


АКШ президенты Барак Обама Таллинда матбугат очрашуында
АКШ президенты Барак Обама Таллинда матбугат очрашуында

4 сентябрьдә Уэльста ачылучы НАТО саммитында катнашачак Обама НАТО Украинага "ярдәм турында дөрес аңлашылырлык белдерү" ясарга тиеш диде.

АКШ президенты Барак Обама НАТОны Русия "агрессиясенә" дучар булган Украинаны заманчалаштырырга һәм көчәйтергә ярдәм итү турында "конкрет белдерү" белән чыгарга чакырды.

АКШ президенты моны элек Мәскәү оккупациясендә булган Эстония, Латвия һәм Литва җитәкчеләре белән 3 сентябрьдә Эстония башкаласы Таллинда очрашып сөйләшкәннән соң әйтте.

4 сентябрьдә Уэльста ачылучы НАТО саммитында катнашачак Обама НАТО Украинага "ярдәм турында дөрес аңлашылырлык белдерү" ясарга тиеш диде.

Украина Донецки һәм Лугански өлкәләрен Кырым кебек Русиягә кушарга тырышучы сепаратист сугышчыларга каршы инде апрель аеннан бирле сугыша. Соңгы атналарда бу сугыш аеруча көчәеп китте. Украина хәрбиләре зур югалтуларга дучар булып чигенде. Шул ук вакытта Русия төбәкләрендә дә армиядән кайтарылган мәетләрне җирләүләр саны кисәк артып китте. Хокук яклаучылар Русия хәрбиләренең Украинда һәлак булуы турында чаң какса да, рәсмиләр моны кире кага, моны тикшерергә теләгән журналистлар һөҗүмнәргә дучар була. Моңарчы Русия бу низагның чишелүенә ихтыярилар һәм корал тәэминаты белән каршылык күрсәтүдә генә гаепләнә иде.

Обама Русиянең гамәлләрен кискен хөкем итеп Кушма штатлар Украина хәрбиләрен көчәйтергә булышу өчен күнегүләр һәм ярдәм тәкъдим итәчәк диде.

АКШ президенты НАТОны шулай ук Грузия һәм Молдова кебек башка партнер илләргә дә ярдәмне арттырырга, аларның саклану мөмкинлекләрен көчәйтергә чакырды.

НАТО ишекләре яңа әгъзалар өчен ачык булырга тиеш, диде Обама, әмма кайсы илләрне күздә тотуын атап әйтмәде.

Совет чорында Балтыйк илләренә күпләп килгән урысларның үз хокуклары бозылу турында Мәскәүгә зарлануы нәтиҗәсендә Русиянең бу илләрне дә басып алуыннан курыккан эстон, латыш, литвалыларны тынычландырып Обама НАТОның үз әгъзаларын яклаячагын вәгъдә итте.

"Бервакыт сез үз бәйсезлегегезне югалткан идегез, НАТО белән сез аны кабат беркайчан да югалтмаячаксыз", диде Обама.

Шул ук чәршәмбе көнне Обама АКШның Эстония иминлеген якларга ярдәм итәчәген белдереп, Эстония генә түгел, һөҗүмгә дучар булган һәрбер НАТО әгъзасын якларга әзер булуын белдерде.

Барак Обама өч Балтыйк республикасы җитәкчесе белән уртак матбугат очрашуында чыгыш ясый
Барак Обама өч Балтыйк республикасы җитәкчесе белән уртак матбугат очрашуында чыгыш ясый

Таллинда Эстония президенты Тоомас Һендрик Ильвес белән уртак матбугат очрашуында Обама Русиянең Украинадагы гамәлләре НАТОның саклану мөмкинлекләрен заманчалаштырырга һәм ныгытырырга кирәклеген аңлау мөмкинлеге бирә", диде.

Ильвес Украинаның көнчыгышындагы сугышны "Русия агрессиясе" дип атады һәм Эстониядә НАТО көчләрен арттыру кирәклеген ассызыклаучы күренеш буларак бәяләде.

Ильвес "Русия бу низагның бер өлеше булуын танырга һәм кризисның сүрелүе өчен чын адымнар ясарга тиеш", диде.

2 сентябрьдә Ильвес Эстониянең Русия агрессиясеннән куркуын һәм үз илендә НАТО иминлек көчләрен арттыру зарурлыгын әйткән иде.

Русия үз гаскәрләрен Европага якынрак туплый барганда, НАТО да Польшада һәм Балтыйк илләрендә хәрби очкычлар санын арттырды.

Узган айда исә Пентагон Абрамс М-1 танкларын һәм ныгытылган хәрби машиналарны өч айлык күненүләр өчен Польшага һәм Балтыйк илләренә китерүен игълан итте.

Андерс Фог Расмуссен
Андерс Фог Расмуссен

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Уэльс саммитында НАТО җитәкчеләреннән көнчыгыштагы әгъзалар үзләрен саклый алсын өчен тиз җавап бирү көчләре булдыруның хуплануы соралачак, диде.

Русияне Украинага гаскәр кертүдә гаепләгән Расмуссен бу тиз җавап бирү көчләренә әгъза илләрдән берничә мең хәрби тупланачагын һәм аларның ротация нигезендә алмашынып торачагын белдерде.

Расмуссен әйтүенчә, Русия НАТОның көнчыгыштагы берәр әгъзасына һөҗүм итсә, бу тулаем НАТОга һөҗүм буларак кабул ителәчәк.

Мәскәү, әгәр дә үз чикләре янында мондый ротация көчләре булдырылса, үз иминлеген күздә тотучы адымнар белән җавап бирәчәген белдерде.

Бер гасыр чамасы элек Русия империясеннән котылган Финляндия һәм күрше Швеция (икесе дә НАТОның Иминлек өчен хезмәттәшлек програмы әгъзалары) үз җирләрендә НАТО күнегүләре үткәрү һәм НАТО хәрбиләренең килүенә киңрәк юл ачу килешүләрен имзаларга әзер булуларын белдерде.

Ул арада Франция Русиягә тапшырылырга тиешле Мистраль хәрби корабының беренчесе турындагы килешүне ноябрь аена кадәр туңдыруын игълан итте һәм моның финанс ягыннан ни кадәр зыянлы булачагын ачыклаячагын белдерде.

XS
SM
MD
LG