Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уэльста ике көнлек НАТО саммиты башланды


Бүген Уэльста НАТО саммиты ачыла. Ике көн дәвам итәчәк очрашуда соңгы берничә дистә елда беренче тапкыр саклану берлеге стратегиясенә үзгәрешләр кертелер, дип көтелә. Моңа Украинаның көнчыгышындагы хәлләр һәм Русиянең гамәлләре сәбәп.

Саммитта 60тан артык илнең җитәкчеләре катнаша. НАТОның 28 әгъза дәүләтеннән тыш биредә берлек белән хәрби-техник һәм сәяси хезмәттәшлектә торган илләрнең җитәкчеләре дә бар. Алар белән бергә саммитка министрлар, киңәшчеләр һәм ярдәмчеләр белән бергә 10 меңләп кеше килде.

Чараны ике меңнән артык журналист яктырта. Саммит кысаларында очрашулар Ньюпорт шәһәре һәм Уэльс башкаласы Кардиффта уза.

XS
SM
MD
LG