Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хастаханә юлында мәсхәрәгә күпме түзәрбез?


Казан башлыгы Илсур Метшин (с) һәм Сәламәтлек министры Гадел Вафин Казанның 16нчы хастаханәсендә. 19 декабрь 2013
Казан башлыгы Илсур Метшин (с) һәм Сәламәтлек министры Гадел Вафин Казанның 16нчы хастаханәсендә. 19 декабрь 2013

Малайзиядә тешем сызлап катлаулы операция ясатып канәгать калдым. Казанда әниемә булган операция шуның нәкъ киресе булып чыкты – наркозсыз кистеләр.

Узган ел Малайзиядә яшәгәндә мин сызлаган акыл тешем белән дәүләт сырхауханәсенә килдем. Тешнең үзенчәлекләре сәбәпле, операция бик катлаулы булды һәм сәгать ярымга сузылды. Шунысын хәтерлим – табиб – яшь кытай кызы, бик ягымлы итеп, елмаеп: "Әгәр беркадәр булса да сызлау сизсәгез, хәзер үк миңа ым кагыгыз", дип операциянең башында ук әйтеп куйды. Шуңа күрә уртны ярганын да, казналыкны бораулавын да мин сизмәдем. Гомумән, хезмәт күрсәтүләреннән бик канәгать булдым.

Менә быел әниемә Казанның 16нчы дәүләт хастаханәсендә ятып чыгарга туры килде. Чиратның башында булып, ул операция ясау бүлмәсенә беренче булып керде. Гинекология бүлегендә эшләүче врачлар анестезияне көтмичә, уколдан соң ук әнине ярырга тотындылар. Имеш, чират озын, көтәргә вакытлары юк, хәтта, әнием әйткәненчә, анестезиолог та бүлмәдә юк иде. Унбиш минут буе әнием түзеп тора алмаслык авыртудан газапланып ятты. Операцияне тәмамлау белән, башка хатын-кызны керттеләр, аннан соң тагын берәүне һәм шулай итеп – кич азагына хәтле. Чиратның ахырында булучылар, күрәсең, иртә белән кергән пациентларга караганда бәхетлерәк булдылар – аларга операцияне хәтта наркоз астында ясарга уңай туры килде.

Менә бу – нәрсә? Ваемсызлыкмы? Әлбәттә, мин аңлыйм, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хаклары исәпкә алып тормаслык кечкенә. Ләкин кешелеклелек дигән нәрсә акча белән үлчәнә микән? Минемчә, операцияне (хәтта теш суыртып алуы булса да) газапсыз, уңай шартларда узу – пациентның аерылгысыз хакы. Ә безнең клиникаларда садизм хөкем сөрә. Кешене аңында булган хәлдә яралар. Чират озын булуы, вакыт җитмәве дә сырхауларның кайгысы түгел. Проблема, димәк, хастаханәнең үзендә. Ә безнең хатын-кызлар, апалар, әниләр, әбиләр гомер буе кимсетүне, мәсхәрәне, авыртуны түзәргә өйрәнеп үз башлары белән скальпель астына яталар, имеш, ярар, бу юлы да түзәрбез инде, ничек тә булса. Менә бу юлы да әни тавыш күтәрмәскә дип кулын болгый.

Менә бер якта Русия – "бөек дәүләт", бөтен дөньяны үз табаны астында тотарга хыяллаган ил. Икенче якта – Малайзия, элекке колония, амбицияләре бөтенләй юк диярлек. Әмма ул үз гражданнарын хөрмәт итүче кечкенә бер дәүләт. А бездә нәрсә?

Хәйдәр Әхмәди
студент-аспирант, Казан–Куала Лумпур

Белешмә. Соңгы биш елда Татарстанда яман шешле авырулар саны 12.5% арткан. Хәзерге вакытта республикада барлыгы 85 мең шундый авыру теркәлгән. Бу саннарны 3 сентябрь матбугат очрашуында Татарстан сәламәтлек министрлыгының баш онколог-белгече Рөстәм Хәсәнов китерде. Аның сүзләренчә, Татарстанда яман шешле авырулар саны арту тизлеге бар Русия белән чагыштырганда 2.5 тапкыр зуррак (бар Русиядә 5.5%). Белгеч моны Татарстанда уртача гомер озынлыгы зуррак һәм диагностиканың яхшырак булуы белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG