Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Мариуполь шәһәре тирәсендә сугыш дәвам итә


Мариуполь тирәсендә атышлар
Мариуполь тирәсендә атышлар

Украина мәгълүмат чаралары белдерүенчә, илнең көньяк-көнчыгышындагы Мариуполь шәһәре тирәсендә сугыш дәвам итә. Бүген иртән снарядлар белән утка тоту тавышлары ишетелгән. "Азов" батальоны матбугат хезмәте, сугыш шәһәрдән 10-15 чакрым ераклыкта бара, Мариупольгә куркынычы юк дип белдерә.

"Нью-Йорк Таймс" корреспонденты шәһәрдә ыгы-зыгы булмауны хәбәр итә. Ул кичә Украина хәрбиләренең Запорожьега таба китүләрен күргән.

Кичә Русия яклы сепаратитслар Мариупольгә һөҗүм башлады, әмма Украина хәрбиләре аларны кире какты. Әлеге бәрелеш турында каршылыклы хәбәрләр килеп торды. Үзләрен "ополченецлар" дип атаучыларның танклар, берьюлы күпләп ут ачу реактив җайланмаларын кулланулары турында да хәбәрләр булды. Сепаратистлар Украина хәрбиләре күп үлгән дип белдерә. Киев берничә хәрбинең яралануы турында әйтә.

Кичә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Украинадагы күзәтүчеләре Мариуполь тирәсендәге Широкино авылында булды. Бу авыл Мариупольдән 22 чакрым көнчыгышка урнашкан. Күзәтүчеләр әйтүенчә, авыл хәзер сепаратистлар һәм шулай ук Украина армиясе контролендә дә түгел. Широкинода электрстанциясе җимерелгән, кешеләр утсыз калган.

XS
SM
MD
LG