Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда танылган блогер Лиза Богутски өендә тентүләр булды


Танылган активист һәм Лиза Богутски исеме белән язган блогер Елизавета Богуцкая өендә тентүләр булды.

Бу хакта якшәмбе кич социаль челтәрләрдә хәбәр иткәннән соң аның белән элемтә юк, дип яза Крым.Реалии сәхифәсе.

Лиза Богутски төрле мәгълүмат чараларына Кырым аннексиясенә каршы мәкаләләр язды, Кырымның Русиягә кушылуына ризасызлык белдерүчеләрнең фикерләрен җиткерде.

Соңгы берничә атнада Кырымда тентүләр һәм тикшерүләр бигрәк тә кырымтатар өйләрендә артты. Мөселман гаиләләрендә "экстремистик эчтәлекле китаплар", корал һәм наркотик эзлиләр. Узган атнада шундый тентүләр Кырымның Нижнегорски районында булды.

6 сентябрь көнне Кара диңгез районы Ярылгач авылында (1945 елдан соң Межводное дип үзгәртелгән) яшәүче эшкуар Мостафа Османов өендә тентүләр булган. Османов декабрь аенда машинада Киевка Бәйсезлек мәйданында торган активистларга ашамлыклар һәм плау пешерергә казан китергән булган.

XS
SM
MD
LG