Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада һәлакәткә юлыккан Боингның хисабы игълан ителде


Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре һәм тикшерүчеләр очкыч һәлакәте урынында
Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре һәм тикшерүчеләр очкыч һәлакәте урынында

Нидерланд иминлек шурасы Malaysia Airlines һава ширкәте очкычының 17 июль көнне Украинаның Донецки өлкәсендә һәлакәткә юлыгу сәбәпләрен тикшергән белгечләр хисабын игълан итте. Белгечләр "читтән" килеп тигән җисем нәтиҗәсендә очкыч җимерелгән дип белдерә, әмма нинди ракета икәнен атамый.

Бу тикшерүгә җитәкчелек иткән Нидерланд иминлек шурасы "беренчел нәтиҗәләр" генә ясалуны, тикшерү дәвам итүне белдерә. Җентекле тикшерү ясалган хисап бер елдан соң, киләсе җәйгә игълан ителер дип көтелә.

Бу хисапка өч көн кала Малайзия премьер-министры Нәҗип Разак тикшерү нәтиҗәләренең ышандыргыч булуын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG