Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда сайлау вакытыннан алда башланды


Сайлау комиссиясе рәисе Винер Хәмитов (у) "тавышлар"ны конвертка салу вакытында
Сайлау комиссиясе рәисе Винер Хәмитов (у) "тавышлар"ны конвертка салу вакытында

Чаллыда алдан тавыш бирергә килүчеләрнең кайберләре сайлауга бармаган очракта эштән алыну куркынычы аркасында килүен таныды.

14 сентябрь Татарстан Дәүләт Шурасына депутатлар сайлау булачак. Парламент сайлау 3 сентябрьдә үк башланды дияргә мөмкин. Чөнки шушы көнне Татарстандагы 55 территориаль сайлау комиссияләрендә алдан тавыш бирүләр башланды. Бу күренеш 13 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Чаллыда алдан тавыш бирү кампаниясе шулай ук 3 сентябрьдә башланды һәм Автозавод, Үзәк, Комсомол районнарындагы территориаль сайлау комиссияләрендә оештырылды. Тавыш бирү өчен паспорт һәм 14 сентябрьдә тавыш бирә алмаячагың хакында дәлилле сәбәпне күрсәтү генә мәҗбүри. Мондый дәлилне алдан әзерләнгән бланкка исем-фамилияңне, бу көнне Чаллыдан китү сәбәбен үз кулларың белән язарга тиешсең. Алдан тавыш бирү чараларында шактый гына ыгы-зыгылар чыгуы, халыкны мәҗбүриләп алдан сайлауга китерүләре, озын чиратлар барлыкка килүе хакында, моңа ризасызлык белдерүчеләр булуы турында да хәбәрләр таралды. Бу күренешләр никадәр чынбарлыккка туры килә?

Алдан тавыш бирергә килүчеләр чираты
Алдан тавыш бирергә килүчеләр чираты

Шул максаттан Азатлык хәбәрчесе Чаллыдагы Үзәк территориаль сайлау комиссиясенә юл алды. Кемнәрдер сөйләгәнчә, тавыш бирү өчен чират урамга ук чыгып тезелмәгән үзе. Ләкин район хакимияте бинасының алгы өлешенә керү, анда ниндидер видео-фотосурәтләр төшерү нык кыен иде. 30-40 квадрат метрлы алгы якка 200гә якын тавыш бирүче кереп тулган, кысылышканнар. Чират алалар, кемдер зарланып чыгып китә, тагын кемнәрдер керә. Өстәвенә бина эче караңгы, якты утлар яндырылмаган. Бу хәл 8 сентябрь, көндезге өченче яртыларда иде. Караңгылыктан файдаланыпмы, мондый сайлау оештыручыларны тиргәү, аларны мәҗбүри рәвештә алдан сайлауга җибәрүче оешма, ширкәт җитәкчеләрен сүгү сүзләре күп яңгырады.

Чаллыда вакытыннан алдан тавыш бирү
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00

​Полиция кордонын узып эчкә керә алучылар өчен алдан тавыш бирү урыннары яктыртылган, беркадәр уңайрак, тынычрак иде. Килүчеләр арасында 14 сентябрьдә Чаллыда булачаклары, шул көнне иркенләп тавыш бирергә мөмкин булуын дә җиткерделәр. Бирегә килгән дәүләт оешмалары хезмәткәрләре караңгыда гына гомум күчтә генә тавышлана, дәгъва белдерә ала торган булып чыкты. Яктыга алып чыгып сөйләштерә башлагач, нинди ширкәт-оешмадан булуларын, исемнәрен әйтүдән, гомумән нинди дә булса фикер әйтүдән баш тарттылар. Өстәвенә, әлеге күренешне кешеләр рөхсәтеннән башка сурәтләргә төшерүгә дәгъва белдерүчеләр дә барлыкка килде.

Автозавод районы хакимияте бинасы
Автозавод районы хакимияте бинасы

Автозавод территориаль сайлау комиссиясендә вазгыять беркадәр башкачарак иде. Биредә якты, уңайлы, халык та чагыштырмача аз булып, ризасызлык белдерүчеләр, кычкыручылар артык күренмәде. Шулай да микрофон, камера күренгәч, беркадәр сагаеп, читкә борылучылар күп булды. Әңгәмә кору, фикер белешү турында уйлыйсы да юк иде. Камера белән икәнне күргәч, полиция хезмәткәре килеп җитте. Бары комиссия рәисе рөхсәте белән генә ни дә булса төшерергә яравын белдерде. Комиссия рәисе Винер Хәмитов мондый гамәлләргә каршы килмәвен белдерде. Винер әфәнде әйтүенчә, алдан сайлаучы бу хакта сәбәбен күрсәтеп гариза яза. Аннан бюллетень ала, чаршау артына кереп кемгә тели, тавыш бирә. Шуннан тавыш бюллетенен, гаризасын алып чыгып (урнага салмый) комиссия әгъзаларына тапшыра. Комиссия тавыш биргән бу кәгазьне конвертка сала, аннан соң ул конверт сайлау участогы комиссиясенә китә. Бу комиссия аны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә озата. Сайлау көнендә алдан булган тавыш бирү нәтиҗәләре күзәтүчеләр каршында ачыла һәм сайлау урыннарында урналарына төшерелә.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләренең матбугатта белдерүләренчә, Татарстанда алдан тавыш бирү хокукыннан барлык сайлаучының 10-15%ы файдаланачак. Алдан тавыш бирүләр Чаллыда әлегә өч урында гына алып барылды.

9 сентябрьгә Чаллыда 12 меңгә якын кеше алдан тавыш биргән. 10-13 сентябрь көннәрендә Чаллы шәһәренең барлык мәктәпләрендәге сайлау урыннарында алдан тавыш бирү кампаниясе дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG