Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Татар кызы" бәйгесенә сайлап алу үтте


Сайлап алу бәйгесендә катнашучы кызлар
Сайлап алу бәйгесендә катнашучы кызлар

Декабрь аенда Мәскәүдә бөтенрусия “Татар кызы” бәйгесе узачак. Уфада оештырылган сайлап алу бәйгесендә 11 кыз матурлыкта, зирәклектә һәм сәләтләрен күрсәтеп көч сынашты.

Чын татар кызы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Төрле мәдәниятләр бер-берсенә үтеп кергән хәзерге заманда бу сорау күпләрне уйландыра. Туксанынчы еллардан ук инде Башкортстанда татар кызларының “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе оештырылып килә. Быел февраль азагында үткән иде ул. Русия күләмендә беренче тапкыр оештырылучы “Татар кызы” конкурсында катнашырга теләүчеләр дә байтак булган. Утызлап кыздан гариза алынган. Әмма шуларның фәкать 11-е генә бәйгедә үз көчен сынарга батырчылык итә. Моңа әзерлек өчен вакытның бик аз булуы сәбәпче дип аңлаталар.

Бәйгене оештыручы

“Башкортстан гүзәле” оешмасы җитәкчесе Луиза Закирҗанова әйтүенчә, әлеге ярышмага Башкортстанның да кушыла алуы турында Мәскәүдән тик август азагында гына хәбәр иткәннәр. Бер кызыклы фактны да әйтик: Луиза Закирҗанова милләте белән татар булса да, башкорт авылында туып үсә, шуңа күрә күбрәк башкортча сөйләшә. Ә 2012 елда ул башкорт кызларының “Һылыукай” бәйгесендә Гран-прига лаек була. Татар кызлары кайда да сынатмый.

Луиза Закирҗанова
Луиза Закирҗанова

“Татар кызы” бәйгесенең сайлап алу өлешенә “Нәүрүз гүзәле-2014” конкурсында катнашып җиңү яулаучылар да килгән. Ул чактагы жюри рәисе, “Берлек” татар иҗтимагый-мәдәни оешмасы Башкарма комитеты рәисе, танылган журналист Халисә Мөхәммәдиева әйтүенчә, сылу һәм сәләтле татар кызлары бихисап, тик аларның күбесе әлеге бәйгеләр турында ишетми дә кала.

Мәскәүдә узачак “Татар кызы” бәйгесенә Башкортстаннан гүзәл һәм төрле яклап сәләтле 3 кыз сайлап алына. Иң тәүдә алар бик кызыклы итеп үзләре белән таныштырырга тиеш. Шунысы бераз үкенечле – кайбер кызлар бу тәңгәлдә каушап та кала – чөнки татар телен камил белмиләр. Ә бит чын татар кызының туган телен, милли мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләрне дә яхшы белүе күңелгә сары май буласы иде.

Жюри әгъзалары
Жюри әгъзалары

Кастингның икенче өлеше, үз сәләтләреңне күрсәтү шарты кызларга җиңелрәк бирелә. Кемдер гармунда уйный, бәгъзе берәүләре җырлый, бии һәм матур итеп шигъри әсәрләр сөйли.

Сәләтле кызлар бар татарда. Мисал өчен, Айгөл Бәшәрова бик оста итеп гармунда уйный икән. Ә инде берәр җыр башкаруны да сорагач, моңлы итеп җырлап та сокландырды.

Сөмбел Тәхаутдинова
Сөмбел Тәхаутдинова

Кайбер кызлар милли рухлы булуы белән игътибарны җәлеп итә. Мисал өчен, Сөмбел Тәхаутдинова татар яшьләре хәрәкәтендә актив катнаша икән. Казандагы чараларга да еш йөри. Аеруча Тәбрис Яруллин җитәкләгән Татар яшьләре форумы эшчәнлегенә үз өлешен кертә.

Тик кайбер аптыраткан әйберләр дә бар. “Татар кызы” бәйгесенә башкорт биюен әзерләп килүчеләр бар. Ә инде бер кызның әти-әнисен “атаем”, “әсәем” дип әйтеп торуы да аның файдасына булмагандыр. Гомум алганда, әлеге сайлап алу туры матур тойгылар калдыра. Нәтиҗәдә жюри әгъзалары өч кызга Мәскәүдә үтәчәк бәйгегә фатыйха бирә.

Мәскәү бәйгесенә узган кызлар
Мәскәү бәйгесенә узган кызлар

Уфада узган “Нәүрүз гүзәле-2014” бәйгесендә беренче урынга лаек булган Алина Гыйззәтуллина, икенче урынны алган Эльвина Рәкыйпова һәм 2013 елда бу ярышмада катнашып чирканчыклы булган Сөмбел Тәхаутдиновалар Мәскәүгә барачак.

Мәскәүдә үтәчәк финалда кызларны зур сынау көтә. Йөз матурлыгы һәм гәүдә сылулыгы белән генә эш бетми, чын татар кызының асыл сыйфатларын ишәйтүгә дә игътибар бирер гүзәлләр дип ышанасы килә.

XS
SM
MD
LG