Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда уйгыр галиме Илһам Тохти мәхкәмә каршына басты


011
011

Кытайда азчылыкларга карата алып барылган сәясәт өчен хакимиятне тәнкыйтьләп килгән уйгыр галиме Илһам Тохти мәхкәмә каршына басты. Икътисад профессоры Тохти Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендәге режимны бәреп төшерү эшчәнлегендә гаепләнә. Ул үзе бу гаепләүләрне кире кага.

Тохти эшен карау бүген Өремче мәхкәмәсендә башланды. Көнбатыш мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, чит ил журналистлары мәхкәмә бинасына кертелмәгән. Полиция бинаны уратып алган. Мәхкәмә хезмәткәрләре утырыш барышы турында нинди дә булса мәгълүмат бирүдән баш тартты.

XS
SM
MD
LG