Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фирүзә Хафизова: "Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына"


Татар теле укытучысы Фирүзә Хафизованың беренче җыр җыентыгы чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:56 0:00

Татар теле укытучысы Фирүзә Хафизованың беренче җыр җыентыгы чыкты

Балалар бакчасында татар теле укытучысы, автор-башкаручы Фирүзә Хафизова бу җәйдә үз көче белән "Аксу" студиясендә "Шулмы сөю?" дигән беренче альбомын чыгарды. Алга таба Фирүзә тәүге җыентыгын концерт оештырып тәкъдим итәргә тели.

Автор-башкаручы Фирүзә Хафизова татар җырчылары арасында ихласлыгы, шул ук вакытта үҗәтлеге, тырышлыгы белән аерыла. Җырларгамы-юкмы, каршылыклар да бар, нишләргә, дип күпмедер баш ватып йөргәннән соң ул яшүсмер вакытындагы теләген ике бала әнисе булгач чынга ашыра. Җырлары Татарстандагы радио-телевидениеләргә үтеп керә, үзе төрле сәхнәләрдә җырлый башлый, быелның җәендә үз альбомын чыгара.

– Бу минем тәүге җырлар җыентыгым. Без аны беренче җырым “Шулмы сөю?” исеме белән атадык. Җырларның темасы киң: яшьләр тыңлый торганы да, өлкәннәр өчен язылганнары да бар. Бу альбомны чыгаруда "Аксу" студиясе, аның җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров ярдәм итте. Шулай ук әлеге җыентыкка азмы-күпме иганәчеләрнең дә өлеше керде. Монда минем барысы 18 трек, шулар арасында ундүрт җыр, бер клип һәм ике минусовка бар.

Фирүзә, илһамны кайдан аласың? Җырларың ничек языла? Чөнки җиһанда мең төрле яңалык, кая карарга, ни әйтергә белмәссең. Бу вакыйгалар җыр язучыларга да тәэсир итә кебек.

– Мин үземне автор-башкаручы буларак иркен тоям һәм нинди теманы якын күрәм, шул хакта уйлап йөреп иҗат итәм. Гомумән җыр язуны мин үземә Аллаһ тәгаләдән бирелгән бер миссия кебек кабул итәм. Үз җырларым белән мин халыкны яхшы эшләргә, изгелек кылырга чакырам. Шуның белән төрле темаларны колачлыйм: әти-әни, гаилә, динебездә дә ата-ана хакы өстен куелган бит. Бәлки үзем дә әни булганга күрәдер, әниләргә багышланган җырларым җиңел бирелә. Шулай ук иҗатымда мәхәббәт-нәфрәт, туып үскән җирне яктыртмыйча булдыра алмыйм. Күңелне тибрәтә торган теләсә-нинди күренештән, теләсә-кайдан илһам чыганагы алырга тырышам.

Быел җәй авылга кайттык һәм әнинең туган авылы Актаныш районы Адай авылына бардык. Күршедә генә Үмәнәй исемле юкка чыккан авыл бар. Кечкенә вакытта шушы авыл күлләрендә су коена, балык тота идек. Һәм шул авылга төшкәч, күңелемне нидер биләп алды һәм югалган авыл темасына “Үмәнәем” дигән җыр сүзләре килде.

Фирүзә, син һөнәрең буенча татар теле укытучысымы әле, бу хакта син җырлый башлап күпмедер вакыттан соң гына белгерттең.

– Әйе, мин һөнәрем буенча укытучы-педагог. Алабуга дәүләт педагогия институтының татар һәм рус теле факультетын кызыл дипломга тәмамлап чыктым. Башта педагог-оештыручы булып балалар үзәгендә эшләдем, аннан мәктәптә дә укытып карадым, сату эше белән дә шөгыльләндем. Ә бүген инде гаиләм бар, ике бала үстерәм, аларга күбрәк вакыт бирергә кирәк, балалар бакчасында татар теле укытучысы булып эшлим. Гаилә күп вакыт тәлап итә бит. Кечкенә балаларга татар телебезне шигырьләр, җырлар аша өйрәтеп, мин үземә дә илһам алам.

Ә балаларга үз җырларыңны җырлыйсыңмы?

– Кайвакыт булгалый, минем бит әле улыма язган “Мин бит татар малае” дигән җырым да бар. Хәзер инде ул үсте, җыр өлкәсеннән әз генә читләшә дә башлады, спортка күбрәк тартыла. Ә әлеге җырны мин үзебезнең төркемдәге бер кечкенә малайга өйрәтеп, аның белән төрле конкурсларда катнашырга телим. Үземне дә, бигрәк тә Дәрвишләр бистәсендә үтә торган төрле чараларга, татар теле белән бәйле булган ярышларга жюри әгъзасы итеп чакыралар.

Сине бик еш радио-телевидениеда күреп, ишетергә була. Ничек итеп анда юл таба алдың? Чөнки белүемчә, син авыл кызы, арттан этә торган туганнарың, җитәкче абзыйларың да юк кебек?

– Әйе, чыннан да, мин гади гаиләдән, кечкенәдән эшләп ашап үскән балалар, арттан этүчебез дә тертүчебез дә булмады. Минем очракта “Насыйп иткән колына – чыгарып куяр юлына” дигән мәкаль туры киләдер. Альбом чыгаруда да, радио-телевидениедә җырларымны яңгыратуда да тормыштан зур шанс, мөмкинлек бирелде.

Иҗатыңны ни дәрәҗәдә дәвам итәргә телисең? Чөнки Мәскәүгә кадәр барып зур җиңүләр алып халык артисты булырга мөмкинсең, бәхет елмайса әлбәттә.

– Минем йолдыз булу максаты юк. Бүгенге көндә барысы да канәгатьләндерә: мине тыңлыйлар, яраткан тамашачым бар, җырларымны сорыйлар, яңа җырлар язам. Алла боерса, шушы көннәрдә бер җырыма яңа видео язма чыгарга тиеш. Җыр – фикерләремне әйтү чарасы. Мин барысы белән канәгать һәм Аллаһ тәгаләгә рәхмәтлемен. Алга таба "Шулмы сөю?" альбомының тәкъдим итү концертын оештырасы иде. Ничегрәк эшләргә, кайдан ярдәм алырга, әлегә билгесез, әмма теләк зур.

XS
SM
MD
LG