Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннар «Халык контроленә» ришвәт алучылар турында зарлана алачак


Тиздән uslugi.tatarstan.ru порталындагы «Халык контроленә» коррупция очракларына да зарлану мөмкин булачак.

Татарстан социаль-икътисад мониторингы комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова матбугат очрашуында белдерүенчә, быелның ярты елына республиканың дәүләт хакимияте оешмаларына коррупция һәм җитәкчеләрнең үз вазифаларыннан файдалану фактлары турында 45 мөрәҗәгать кергән.

Аерым алганда, Семенова сүзләренчә, Татарстан президенты идарәсендә быелның ярты елына биш министрлык һәм ведомстводан җиде түрәгә карата зарлану булган. Татарстаннар Казан, Арча, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Саба, Спасс районнары башлыкларыннан зарланган.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы мәглүматларына караганда, ярты елда коррупция җинаятьләре өчен 135 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Алар арасында сигез министрлык һәмведомстводан 13 хезмәткәр һәм биш федераль оешманың Татарстан бүлекчәләреннән 12 хезмәткәр бар.

Татарстаннарга ришвәт алучылардан зарлану җиңелрәк булсын өчен «Халык контроле» сервисында махсус бүлек ачарга булганнар.

XS
SM
MD
LG