Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко: "Мин – кырымтатарымын!"


Украина президенты Петро Порошенко артында АКШ вице-президенты Джо Байден (с) һәм Вәкилләр пулаты башлыгы Джон Бейнер
Украина президенты Петро Порошенко артында АКШ вице-президенты Джо Байден (с) һәм Вәкилләр пулаты башлыгы Джон Бейнер

АКШ Конгрессында Петро Порошенко үзен "кырымтатар" дип атады. Ил җитәкчеләренә генә сүз бирелгән Конгресс мөнбәреннән моңарчы "татар" сүзе яңгыраганы булмады.

Украина президенты Петро Порошенко бүген АКШ Конгрессы алдында ясаган чыгышында узган ярты елда Украин халкының кичерешләре һәм батырлыклары турында сөйләгәндә ике кешене мисал итеп китерде. Аларның берсе – Кырымда кыйнап үтерелгән Решат Аметов.

Решат Аметов 3 мартта Акмәчетнең Ленин мәйданында "Оккупациягә юк" дигән шигар тотып торганда аны билгесез өч кеше алып китә. Аның мәете 15 мартта Карасубазар (Белогорски) районында табыла.

"Решат Аметов турында уйлаганда гел бер сорау башымда. Өч бала атасы, нәрсәгә эшләгән ул моны? Иреклек, балаларның киләчәге өчен эшләгән ул моны. Алар нео-Сталин диктаторлыгы астында колга әйләнмәсен өчен эшләгән", диде Порошенко.

Президент Украинаның һәрвакыттагыча кырымтатарлар яклы булачагын белдерде.

50 ел элек АКШ президенты Джон Кеннединың Берлинга килгәч әйткән "Мин – Берлинлы" дигән сүзен үзгәртеп, Порошенко Конгресс алдында "Мин – кырымтатарымын һәм иректән баш тартырга мине бернәрсә дә мәҗбүр итә алмый", диде.

Порошенко: "Мин - кырымтатарымын!"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:27 0:00
йөкләү

Порошенконың 40 минутлык чыгышы алкышлар белән бүленеп торды. Украина президенты АКШның Украинаны (Русия) агрессиясенә каршы көрәштә ялгыз калдырмавын, сәяси һәм хәрби өлкәдә ярдәм итүен сорады. Порошенко АКШ президенты Барак Обама белән дә очрашачак.

17 сентябрьдә Порошенко Канадада булды. Сәфәр барышында Украинага 200 миллион доллар кредит бирү турында килешү имзаланды. Канада әлеге акчаның нәрсәгә тотылачагын контроль итеп торачак. Украина бурычны биш ел дәвамында кайтарырга тиеш.

* * * *

Порошенко 3 июнь көнне Варшауда кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевкә Solidarność бүләген тапшыру тантанасында чыгыш ясаган иде. Ул Җәмилевне Украина патриоты һәм үзенең дусты дип атады һәм шулай ук Кырымны тиздән азат итәргә вәгъдә итте.

"Күрәбез ки, бар дөнья, бар дөнья хәзер безнең белән. Баскынчы изоляциядә һәм без шуны күрсәтергә тиеш: безнең бердәмлек илебезне муллыкка, җиңүгә китерәчәк. Иманым камил, Кырым тиздән азат булачак һәм кырымтатарлар, украиннар белән бергә, Кырымда демократия һәм иреклектә яшәячәк", диде Порошенко.

XS
SM
MD
LG