Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе «Агора» оешмасының прокуратура таләбен үзгәртү таләбен кире какты. 4 июнь көнне Татарстан прокуратурасы «Агора»ны «чит ил агенты» дип тануны таләп иткән иде. Прокуратура "АГОРА" хокук яклау оешмалары берләшмәсенең чит илдән акча алып Русиядә сәяси эшчәнлек алып баруы ачыкланды дигән гаепләү белдерде.
“Агора” оешмасы җитәкчесе Павел Чиков оешма чит илдән бернинди акча алмавын әйтә.
Оешманың мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Рамил Ахметгалиев мәхкәмә карарын шикаять итәчәген белдерде.