Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хөкүмәте үзгәрмәде диярлек


Башкортстанның хөкүмәт йорты
Башкортстанның хөкүмәт йорты

Башкортстанның яңартылган хөкүмәте тулысынча диярлек искечә калды. Шулай да хөкүмәт төзелешенә кайбер үзгәрешләр кертелде.

Республика башы Рөстәм Хәмитов вазифасына килеп, ант кабул иткәч, хөкүмәт отставкага җибәрелгән иде. Ул 5 октябрьгә игълан ителергә тиеш иде. Инде яңа хөкүмәт билгеләнде дә.

Рөстәм Хәмитов элеккечә хөкүмәт белән дә җитәкчелек итәчәк. Хөкүмәт җитәкчесенең тугыз урынбасары – премьер-министрлар билгеләнде.

Үзгәрешләргә килгәндә, торак күзәтүе һәм дәүләт төзелеше инспекцияләре берләштерелеп, Торак һәм төзелеш дәүләт идарәсе итеп үзгәртелде.

Мировой судьялар эшчәнлеген оештыру, хокукый актлар регисттрын алып бару идарәлеге һәм актлар язу идарәлекләре берләштерелеп, Юстиция эшләре дәүләт комитеты төзелде.

Мәгълүмат технологияләре агентлыгы Информатизация һәм “Ачык республика” системасы мәсьәләләре агентлыгы итеп үзгәртелде.

Туризм агентлыгы Эшкуарлык һәм туризм дәүләт комитетына әйләнде.

Элекке хөкүмәт әгъзаларыннан вице-премьер Лилия Гомәрова Федерация шурасына Башкортстаннан сенатор итеп җибәрелде. Ул Федерация шурасында Мәгариф, фән һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары булып эшләячәк.

Яңа хөкүмәттә моңа кадәр төзелеш, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен алып барган вице-премьер Рәүф Ногмановка урын табылмады. Аның урыныннан алынуын рәсми булмаган чыганаклар федераль түрәләргә буйсынып бармавы белән аңлата. Аңа караганда, “Бердәм Русия” фиркасенең “Үз йортым” проекты башы, Дәүләт думасының торак һәм коммуналь хуҗалык комитеты башы урынбасары Александр Сидякин “Твиттер”да Рәүф Ногмановның Русиянең төзелеш министры фәрманын танымавын әйтә һәм аның урыныннан алынуы уңаеннан “шуның белән төбәк сепаратчылык атавизмнары беткәндер дип ышанам”,- ди. Рәсми булмаган чыганаклар хәбәренә караганда, Русиянең Торак һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы тармакны реформалауны ашыктыра, тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр бирә башлагач, Рәүф Ногманов аларны үтәргә ашыкмаган. Мәскәүдән шалтыратучылар белән кискен сөйләшкән.

Берничә көн элек Рөстәм Хәмитов Сочида Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы минстрлыгы җитәкчесе белән очрашкан иде. Рәүф Ногманов язмышы шунда хәл ителгән дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG