Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Хаҗга кереште


Кагъбә янында. Рөстәм Миңнеханов фотосы
Кагъбә янында. Рөстәм Миңнеханов фотосы

Рөстәм Миңнеханов Мәккәдә башланган Хаҗ йоласыннан беренче селфиен Instagramга элде. Кагъбә сүрәтендә төшкән әлеге фотода Татарстан президенты ихрам кигән.

Казаннан Согуд Гарәбстанына 2 октябрьдә очкан һәм анда 5 октябрьгә кадәр булачак Миңнеханов Хаҗ фарызын өч көндә үтеп чыга ала. Хаҗның сөннәт өлеше биш көн дәвам итә, әмма фарызына өч көн дә җитә. Соңгы ике көндәге йолаларны, шул исәптән таш ату йоласын Миңнеханов исеменнән башка кеше үти ала.

Рөстәм Миңнехановның Кагъбә сурәтендәге селфие
Рөстәм Миңнехановның Кагъбә сурәтендәге селфие

Татарстан президентының интернеттагы рәсми сәхифәсендә аның Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәргә китүе хәбәр ителсә дә, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Азатлыкка президентның Хаҗ кылып йөрүен раслады.

Рөстәм Миңнеханов төшергән фото
Рөстәм Миңнеханов төшергән фото

Татарстан президентының матбугат хезмәте белдерүенчә, Согуд Гарәбстанына килгән көнне ул анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге белән очрашып әлеге оешма белән Русия һәм шулай ук Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү турында да сөйләшергә өлгергән.

Былтыр Миңнеханов Кече Хаҗ – гомрә кылган иде. Ул чакта аның белән Мәккәгә Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин да барды.

Татарстан җитәкчеләре 2013 елгы гомрә вакытында Әл-Хәрәм мәчетендә
Татарстан җитәкчеләре 2013 елгы гомрә вакытында Әл-Хәрәм мәчетендә

Шулай ук элегрәк Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чечнә башлыгы Рамзан Кадыров та гомрә кылды.

Быел шулай ук Ингушетия президенты Юнус-Бек Евкуров та Хаҗ кыла. Хаҗга китер алдыннан республика халкына мөрәҗәгать итеп Евкуров үзе рәнҗеткән булырга мөмкин кешеләрдән гафу үтенде.

XS
SM
MD
LG