Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский Русиядә 1917 елгы инкыйлаб кабатланыр дип борчыла


ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский президент Владимир Путин җитәкчелегендә Русия 1917 елдагы инкыйлабтагы кебек халыкның баш күтәрүенә китерергә мөмкин икътисади кризиска таба бара дип саный.

Американ журналисты Чарли Роузуга биргән әңгәмәдә Ходорковский: «Путин илне кризиска күпләр теләгәннән иртәрәк алып килер дип куркам. Барлык авторитар режимнар, идеологиягә түгел, ә аерым бер кешегә нигезләнү сәбәпле, тотрыксыз булып кала. Хакимиятне саклап калу өчен мондый авторитар лидерлар үз тирәсендә барысын да юк итмичә булдыра алмый һәм Путин нәкъ шуның белән шөгыльләнә дә», диде ул.

Ходорковский 2001 елда булдырган «Ачык Русия» проекты програмын Вашингтонда тәкъдим итү өчен АКШка килде.

XS
SM
MD
LG