Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Бәйрәмовага рәхмәт белдерә


Рифат Чубаров
Рифат Чубаров

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров "теге яки бу халыкның бәйсезлеккә омтылышы кайчан да булса аны яулау белән тәмамлана", диде.

Чаллы шәһәр мәхкәмәсенең язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың үз мәкаләләре белән милләтара нәфрәт тудыруда гаепләнеп хөкем ителүен Украинада, бигрәк тә Кырымда борчылып күзәткәннәр. Бер ел шартлы хөкем карары игълан ителгәч тә Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров һәм мәҗлес әгъзасы Заир Смедляев белдерүләр кабул итте.

​"Чирек гасыр буена татар һәм Русиядә яшәгән башка төрки халыкларның үзбилгеләнүе һәм ирекле үсеше өчен алып барган көрәшегездә карашларыгыздан тайпылмыйча күрсәткән батырлыгыгыз – барыбызга матур бер үрнәк. Чираттагы хөкем карары Сезгә кырымтатар халкы хокукларын яклаганыгыз өчен билгеләнде. Тарихтан күренгәнчә, теге яки бу халыкның бәйсезлеккә омтылышы аны яулау белән тәмамлана", дигән Чубаров үз белдерүендә.

Мәҗлес рәисе күп гасырлар буена дәүләтчелек тарихына ия булган Татарстан һәм татар халкының да ирекле тормышына, Русия оккупациясеннән азат ителгән Кырымның да кырымтатар халкы хокуклары якланган бәйсез Украинада яшәячәгенә өмет итүен белдерә.

Кырымтатарлар Бәйрәмовага рәхмәт белдерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:54 0:00

Мәҗлес әгъзасы, Корылтайның сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев кырымтатарларны һәм украиннарны яклап Facebookка чыгарган мәкаләләре өчен бер еллык шартлы җәзага хөкем ителгән татар язучысы һәм активисты Фәүзия Бәйрәмовага рәхмәт белдерде һәм, беркадәр вакыт узгач, хөкем итүчеләр белән хөкем ителүче урыннарын алмашыр, диде. Смедляев Бәйрәмованың Русия мәхкәмәләрендә гаделлек таба алачагына ышанмый, моның өчен ул үз эшен Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә җибәрергә тиеш, диде ул.

26 сентябрь Казанда кырымтатарларны яклау пикеты узды.

XS
SM
MD
LG