Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лаеш районында Корбан чалу махсус әзерләнгән урында узды

Русия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң быелның май аеннан мал чалу һәм ит җитештерү өлкәсендә яңа техник таләпләр гамәлгә кертелде. Корбан гаете көннәрендә ислам кануннары нигезендә терлек чалуны санитария таләпләренә туры китереп оештыру мәсьәләсе дә үзенең актуальлеген югалтмый. Изге бәйрәм көннәрендә корбан чалу өчен махсус заманча комплексларның беренчесе Лаеш районы Сокуры авылындагы "Юлчы" мәчете янында ачылды. Соңгы елларда Сокурыда йорт җиткерүчеләрнең артуы һәм Казаннан корбан чалдырырга дип "Юлчы" мәчетенә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбәюе сәбәпле, быел мәчет территориясендә барлык уңайлыклары булдырылган мал чалу комплексы төзегәннәр. Монда сарык һәм башка эре терлекне китереп ябарга, ашатырга утарлар бар. Мал чала торган җирдә канализация, җылы һәм салкын сулар үткәрелгән.

XS
SM
MD
LG