Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анна Политковская үтерелүенә 8 ел


"Новая газета" урнашкан бинада истәлек тактасы
"Новая газета" урнашкан бинада истәлек тактасы

"Новая газета" хәбәрчесе Анна Политковская үлеменә бүген сигез ел тулды. Һөҗүмне оештыручы һәм башкаручыларның хөкем ителүенә карамастан, үтерүне тикшерү тәмамланмаган. Журналистны үтерергә кушкан кешенең исеме әле дә билгесез.

Бүген Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Политковская истәлегенә "Анна өчен чәчәкләр" исемле чара уздыра. Активистлар "Новая газета" редакциясенә чарага кушылган мәгълүмат чаралары җибәргән бер кәгазь битеннән торган чәчәкләр бәйләмен китерде. Искә алу чарасына Азатлыкның рус редакциясе дә катнашты.

Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә үз өе янында атып үтерелде. Үтерүне оештыруда гаепле дип табылган Лом-Али Гайтукаев гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде.

Үтерүне оештыруда катнашкан дип танылган Сергей Хаҗикорбанов 20 елга, Җәбраил Мәхмүдәв – 14, ә аның абыйсы Ибраһим 12 елга иректән мәхрүм ителде.

XS
SM
MD
LG