Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Кытай туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында килеште


Татарстан туризмы дәүләт комитеты Казанга килгән CITS (China International Tourism Service) Кытай туризмы идарәсе вәкилләрен республиканың бу өлкәдәге мөмкинлекләре белән таныштырды. Нәтиҗәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кытай идарәсе башлыгы Юй Ниннин хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды, дип хәбәр итә Русиянең туризм яңалыкларын яктыртучы ratanews.ru сәхифәсе.

Кытай кунаклары Болгар, Зөядә булачак, Казан Кирмәне һәм Иске Татар бистәсен, елга портын, Универсиада корылмаларын барып күрәчәк. Кытай туризмы вәкилләрен шулай ук Ленин яшәгән һәм укыган урыннар кызыксындыра. Казанда Ленин музее белән генә чикләнмичә аларның Сембердә Ленин туган йортка, Сембер классик гимназиягә һәм Ленин мемориалына барулары каралган. Кунакларны пионерга кабул итәчәкләр.

Апрель аенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсмиләр төркеме Кытайга сәфәр кылды. Сәфәрнең беренче көнендә алар татарлар күпләп яшәгән Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә булды.

XS
SM
MD
LG