Дүрт ел министр урынбасары булган Артем Здунов Татарстан икътисад министры итеп билгеләнде. Булачак хезмәттәшләре белән аны бүген Татарстан премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин таныштырды.
Элекке министр Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Милли банкы җитәкчесе итеп билгеләнгән иде.