Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ислам дәүләте" сугышчылары көрдләрнең баш фатирын яулап алды


"Ислам дәүләте" сугышчылары Кобани шәһәре янында әләмнәрен күтәрә. 9 октябрь 2010
"Ислам дәүләте" сугышчылары Кобани шәһәре янында әләмнәрен күтәрә. 9 октябрь 2010

"Ислам дәүләте" экстремистлары җомгада көрд кораллы көчләренең Кобанидагы баш фатирын яулап алды. Франс Пресс, БМО вәкилләре белдерүенә таянып, бу хәл исламчыларның меңнәрчә кешене һәлак итәргә мөмкинлеген аңлата дип хәбәр итте.

Көрдләрнең хәрби төркемнәре бу хәлгә кадәр хәрби ярдәм сораган иде. АКШ хәрбиләре тарафыннан һава һөҗүмнәре шәһәрне үз кулларына төшергән "Ислам дәүләте" төркемнәрен юк итә алмады. Пентагон вәкилләре җир өстендә операция үткәрми торып, экстремист төркемнәрне туктатып булмаячак дип кисәткән иде.

Көрдләр дүрт төн рәттән протестлар үткәрүгә карамастан, Төркия җиһадчыларга карата нинди дә булса чаралар күрүдән тыелып калды. Протестлар вакытында 31 кеше һәлак булды. Көрдләр хакимиятләрнең Кобани шәһәрен саклачыларга ярдәм итүен таләп итте.

Сүрия хокук яклаучылары белдерүенчә, “Ислам дәүләте” төркемнәре Кобани шәһәренең 40% үз контроленә алган.

Җомга Гыйракта "Ислам дәүләте" сугышчылары Гыйрак журналисты Раад Мөхәммәд әл-Азауины, аның ир туганын һәм тагын ике кешене үтерде. Раад Мөхәммәд әл-Азауи Sama Salah Aldeen TV телеканалында оператор булып эшләгән иде. Үтерелгәннәрнең барсын да якшәмбе Самарра шәһәреннән урлаган булганнар. Мәрхүмнәрне Багдадтан көнбатышка таба бер авылда халык алдында үтергәннәр.

XS
SM
MD
LG