Accessibility links

Айдар Гыймадиев: "Сабантуй" журналы балалар аша милләтне саклый"


Айдар Гыймадиев: "Сабантуй" журналы балалар аша милләтне саклый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:06 0:00

Айдар Гыймадиев: "Сабантуй" журналы балалар аша милләтне саклый"

Октябрь аенда балалар һәм үсмерләр өчен чыгучы "Сабантуй" журналына 90 ел тулды. Туган көн уңаеннан баш мөхәррир Айдар Гыймадиев Азатлыкка биргән әңгәмәдә "Сабантуй"ның балалар аша милләтне сакларга тырышуын әйтте.

90 еллык юбилейны "Сабантуй" журналының унлап кешедән торган редакциясе 10 октябрьдә бер өстәл артына җыелып, чәй мәҗлесе белән үткәреп җибәрде. Баш мөхәррир Айдар Гыймадиев белдергәнчә, купшы бәйрәм чараларына караганда, журналны тарату, күпсанлы укучыларга җиткерү мөһимрәк мәсьәлә. Дөрес, алга таба "Татмедиа" ширкәте белән берлектә истәлекле датага багышланган чаралар да үткәрергә ниятлиләр. Әмма, "Сабантуй"ның бай тарихын истә тотып яңа буынга күрсәтү мәсьәләсе алгы планда кала бирә.

1924 елның 10 октябрендә 1500 данә тираж белән чыга башлаган "Яшь ленинчы" ("Сабантуй") газетасы тарихы белән танышканда, Айдар Гыймадиевтан аның нинди максаттан һәм кемнәр тарафыннан чыгарылуын беләсебез килде.

– "Сабантуй" балалар журналына 90 ел тулу, беренче каләмен чарлаган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар өчен дә зур вакыйга дип саныйм. Бик күп шәхесләрнең хезмәте кергән газет, бүген ул инде журнал.

Аның чыга башлавы Шәһит Шаммазов дигән кеше белән бәйле. Яшь егет татар балалары өчен гәҗит булдырырга кирәк дип янып йөргән. Иң беренче саннар гарәп имласында чыккан, аннан латин графикасына күчкән. Бу 1941 елга сугышка кадәр булган чор, язмаларның күбесе революцион хәрәкәткә, кулак-буржуазларга каршы көрәшкә багышланган.

Иң беренче чорларда материалларны кемнәр язган?

– "Сабантуй"ның үзенчәлекле, кызыклы ягы бар, ул гореф-гадәт бүген дә саклана, монда балалар үзләре яза. Бу безнең газета өчен иң кирәкле юнәлеш – балалар иҗаты. Ул өлкән язучылар, журналистлар язганга караганда "Сабантуй" өчен яхшырак иде. Шул вакыттан ул гадәт кереп киткән булган. 1924 елда Мәскәүдә әле балалар газетасы чыкмаган, безнең татарлар монда да алдынгылыкны алганнар. 1925 елда гына "Пионерская правда" дөнья күргән. Әлбәттә, ул пропаганда, дәүләт идеологиясе тарату өчен оештырылган. Соңрак газет күмәкләшү чоры язмалары белән бастырылган.

Ул вакытта "Сабантуй" күпме тираж белән чыккан? Бөтен республикага таралганмы?

– Республика күләмендә таралган. Ул вакытта тиражлар 100 меңнәр белән исәпләнгән. Әйткәнемчә, ул пропаганда чарасы булган. Сугышка кадәр дә, сугыштан соң да күп тиражлы газет саналган. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, 1941 елда "Сабантуй" чыгудан туктап торган. Анда эшләгән язучы-журналистлар фронтта булганнар. Сугыш бетеп күпмедер вакыттан соң, 1961 елда Венера Ихсанова балалар газетасын яңадан торгызган. Аның чоры – сугыштан соңгы балалар дөньясы, совет чоры белән бәйле язмалар басылган. Инкыйлаб вакытлары белән чагыштырсак, газетада рәсемнәр, фотолар, инфографика арткан. Башка гәҗитләрдән аермалы буларак, язмалардагы баш исемнәрне аерым рәссамнәр буяп, матурлап чыгарган.

– "Сабантуй" газетасы булып ул кайчан үзгәрә, Советлар берлегеннән яңа заманга күчү ничек башкарыла? Ни өчен ул "Сабантуй" дип атала, "Балакаем", "Үсмерләрем-өлгерләрем" түгел?

– Венера Ихсановадан соң Роза Туфитуллова, Роберт Миңнуллин мөхәррир булган. 1991 елда Роберт Миңнуллин чорында "Яшь ленинчы" "Сабантуй" исеме белән чыга башлый. 90нчы еллар, үзгәртеп кору вакытлары, илдәге идеология башка юнәлешкә борыла. "Яшь ленинчы" совет чоры беткәч, татар баласы өчен чыга торган газет милли тәрбия юнәлешен ала. Максат – милләтне саклауга юнәлтү, бүген дә ул шул юнәлешне дәвам иттерә.

"Сабантуй" исеменә күчкәч газета тышкы кыяфәтен үзгәртә, эчтәлеге әйткәнемчә, милли темаларны күтәрә башлый. Ни өчен "Сабантуй" дигәндә, Сабантуй – ул бит милли уен, балаларның көтеп алган бәйрәме. Өлкәннәр өчен кызык булмаса да, сабыйларның иң куанып көтеп алган көне ул. Шуңа күрә, газет та балаларның көтеп алган бәйрәме кебек кабул ителсен иде дип телибез.

Ләлә Гыймадиева чорында, мәсәлән, компьютерлаштыру килә һәм балаларга "Сабантуй"ны тагын да төсле, бәйрәмчә, уеннар белән эшләү мөмкинлеге арта.

Айдар Гыймадиев: "Сабантуй" журналы – балалар дөньясының көзгесе"
please wait

No media source currently available

0:00 0:12:50 0:00

Сез баш мөхәррир булган вакыттан "Сабантуй"да ниләр үзгәрә?

– 2004 елдан мөхәррир вазифасына күчтем, быел минем чорга ун ел. Ун ел элек "Сабантуй"ның беренче рәсми интернет бите пәйда булды. Балаларның активлыгын истә тотып газетның электрон битен тизрәк эшләргә тырыштык. Ул сайт әле дә эшли, әлбәттә инде ачылган вакыттагы түгел. Быелдан башлап газета айга ике тапкыр чыгучы журналга әверелде. Шуңа күрә интернет битне дә әле журнал рәвешенә яраклаштырып яңартырга кирәк.

Әле яңа гына октябрьнең юбилей саны басылды. Анда без бөтен тарихны күрсәтергә тырыштык.

"Сабантуй"га гына хас әкияти геройлар бармы?

– 1963 елда Шәүкәт абый Галиев тарафыннан тудырылган шук, акыллы малаебыз Шәвәли әле дә яши, ул юбилей санында да төп урынны алды. Башка геройлар халык, Тукай әкиятләреннән. Кызганычка каршы, татар балалары өчен "Маша", "Ну погоди!" кебек популяр татар мультфильмы геройлары юк дәрәҗәсендә. Безнең мультфильм үзе дә әле яралгы хәлендә.

Шуңа да карамастан, безнең журналның рәссамнары, дизайнерлары белән бергә балаларга кызыклы рәсемнәр, комикслар һәм башка инфографик уеннар тәкъдим итеп киләбез. Алга таба "Сабантуй"ның телефон, планшетларга яраклы кушымталарын булдыру планы тора.

XS
SM
MD
LG