Accessibility links

Төмән татар мәдәни үзәге дә ЮНЕСКО маршрутына кертелде


Вәлимә Ташкалова (с) кунакларга үзәк эшләре турында сөйли
Вәлимә Ташкалова (с) кунакларга үзәк эшләре турында сөйли

Өлкәбездәге утызлап объект белән бергә Төмән татар мәдәният үзәге дә ЮНЕСКОның туристлар маршрутына кертелде.

Төмән өлкә Думасы бинасында үткән “ЮНЕСКО бөтендөнья федерациясе ассоциацияләре, үзәкләре һәм клубларының Төмән өлкәсендәге социомәдәни проектлары һәм яшьләр програмнарын тормышка ашыру” темасына төбәк конференциясе булып үтте. Ул Русиядә мәдәният елына, өлкәнең 70, Русиянең ЮНЕСКОга керүенең 60 еллыгына багышланды. Аның максаты – өлкәдә тарихи-мәдәни һәм табигый мираска нигезләнеп фәнне, мәдәниятне, мәгарифне, туризмны үстерүгә булышу.

Кунакларны каршы алу
Кунакларны каршы алу

Тәбрикләү сүзләреннән, докладлардан соң, “Дөньякүләм мәдәни казаныш. Мәдәниятләр аралашуы” халыкара туристлар маршруты тәкъдим ителде. Маршрутка “Төзүчеләр” милләтләр мәдәнияте сарае, Төмән зоопаркы, Төсле бульвар, Гашыйклар күпере һәм башкалар белән бергә Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге дә кертелде. Аларның һәркайсы ЮНЕСКО сертификаты алачак һәм төбәккә туристлар җәлеп итәчәк китапларга, фильмнарга, каталогларга кертеләчәк.

Татар бизәкләре белән баетылган зал
Татар бизәкләре белән баетылган зал

Аннары ЮНЕСКОның Урал-Себер Федерациясе президенты Юрий Борисихин башка абруйлы кунаклар белән шәһәр татар мәдәният үзәгенә килде. Анда аларны үзәк директоры Лилия Кәримова каршы алды. Нәсия Уразова тарихи экскурсиягә чакырды. Лилия ханым үзәкнең борынгы үзенчәлекле архитектурасы, эше белән таныштырды. Кунакларга монда шөгыльләнүче ансамбльләр татарча җырлап, биеп, уен коралларында уйнап күрсәттеләр. “Умай”лар үзләрен биетеп тә алдылар.

Очрашу милли ашларга мул чәй өстәле артында тәмамланды.

– Бу бөтендөнья федерациясе һәм Төмән өчен дә әһәмиятле момент, - дип сөйләде татар журналистларына Юрий Борисихин. – Өлкәдәге 150 милләтнең дуслыкта, бер-берен аңлап яшәве, толерантлылык, милләтләр дуслыгы тәҗрибәсе дөнья күләмендә үрнәк булырлык. Монда бөтен кыйтгалардан да киләчәкләр. Гасырлар буе тупланган тәҗрибә үсә, милләтләр дуслыгында толерантлылык туа. Бүген куркынычсызлык – төп тема. Маршрут та “мәдәниятләр аралашуы” дип атала. Без монда мәдәни гүзәллекне күрәбез.

Филимон Колмагоровка багышланган музей белән танышу
Филимон Колмагоровка багышланган музей белән танышу

Мәдәният – ул төпсез хәзинә. Бүген мин тагын бер тапкыр дөньяга тирән мәдәниятебезне тәкъдим итә алуыбызга сөендем, горурландым. Рус бае Филимон Колмагоров 1889 елда төзегән йорт могҗизалы рәвештә татар мәдәният үзәгенә әверелә. Халкыбызның көнкүреш кирәк-яраклары арасында да уртак әйберләр бар. Килгән кунаклар да шул уртаклыкны күрергә, бергәлекне тоярга тиешләр. Төмән бүген алдынгылыкны били. Хәзер милләтләрнең җырлары, биюләре, китаплары белән кызыксынучылар күп. Ә сездә йөздән артык милләтнең бер төбәктә артында дус, тату гомер кичерүе – уникаль күренеш.

Монда ЮНЕСКО федерациясе булачак. Дөнья мәдәниятенә кушылу өчен тырышлык, теләк кенә кирәк. Әлегә 30лап объект керде, ә тагын өлкәдә 300, барлыгы 5000е чиратта тора, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Себер татарлары музее
Себер татарлары музее

XS
SM
MD
LG