Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Настоящее время" фактлар тәкъдим итә


Хәзерге заман – 14.10 Хәзерге заман
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:30:00 0:00

Настоящее Время – 14.10 [Беренче тапшыру]

Азат Европа/Азатлык радиосы һәм Америка Авазы Грузия, Балтыйк буе дәүләтләре, Молдова һәм Украина телевидениесе белән хезмәттәшлектә рус телендә яңа тапшырулар башлады.

Сишәмбе 14 октябрь Азат Европа/Азатлык радиосы Америка Авазы белән хезмәттәшлектә рус телендә яңа тапшырулар башлады. Көненә ярты сәгатьлек телевидение тапшыруы Русия мәгълүмат чаралары тараткан ялган мәгълүмат аркасында тотрыксызлык арткан төбәктә күрсәтеләчәк.

"Настоящее время" тапшыруы Грузия, Эстония, Латвия, Литва, Молдова һәм Украинаның иҗтимагый һәм хосусый телевидение ширкәтләре һәм интернет-порталлары белән хезмәттәшлектә әзерләнгән проект. Төбәктәге хәбәрчеләр, Азат Европа/Азатлык радиосының Прагадагы хезмәткәрләре, Америка Авазының Вашингтондагы хәбәрчеләре Русиядә дәүләт контролендә булган мәгълүмат чараларында табып булмаган хәбәрләр, әңгәмәләр, сәяси сатираны көн саен туры эфирда тәкъдим итәчәк.

"Проектта тикшерелгән, тарафлар алмаган журналистика булачак. АКШ мәгълүмат чаралары Русиянең Украина һәм элекке Советлар Берлеге дәүләтләрендә агрессия һәм көч куллануны куәтләп килгән үтә дә оятсыз һәм акылсыз мәгълүмат кампаниясенә шулай итеп үз җавабын әзерләде", диде АКШның мәгълүмат чараларын багучы шура рәисе урынбасары Джефф Шелл.

"Тулысынча объектив булабыз, дип дәгъва итмибез. 30 минут эчендә моңа кадәр сүз бирелмәгән кешеләргә сүз бирәчәкбез. Безнең өчен бердәнбер хакыйкать ул – факт", диелгән проектның интернеттагы сәхифәсендә.

Телгә алынган илләрнең телевидение каналарыннан тыш "Настоящее время" тапшыруын интернеттагы сәхифәсендә һәм YouTube сайтында карап булачак. 2015 елда тапшыруны иярченгә һәм интернет телевидениегә чыгару планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG