Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алгарыш" програмында катнашып Татарстанга кайтмаган укытучылар мәхкәмәгә шикаять ителгән


Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы “Алгарыш” програмы нигезендә чит илдә укырга грант алган һәм республикага кайтмаган укытучыларга карата 2011 елдан башлап мәхкәмәгә 23 шикаять тапшырган. Министр урынбасары Лариса Сулима матбугат очрашуында әйтүенчә, програмда катнашучы һәрбер укытучы Татарстанда ким дигәндә өч ел эшләргә тиеш, юкса ул бөтен чыгымнарны республика казнасына кайтарырга мәҗбүр.

Мәхкәмә утырышлары барышында 11 шикаять кире алынган, чөнки җиде укытучы Татарстанга кайткан, ике шикаять Татарстан президенты резолюциясе, тагын берсе хөкүмәт, шулай ук берәү мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән алынган. Сигез укытучы шикаяте хәзер карала. Грант алучының дүртесе казнага акчаларны тулысынча кайтарырга тиеш. Аның гомум күләме 2,5 миллион сум.

“Иң мөһиме сәләтле кешеләр республикадан китмәсен һәм чит илдә алган белеме белән ким дигәндә шартнамәдә язылган вакытта уртаклашсын”, ди Сулима.

Элегрәк Татарстан мәгариф министры урынбасары "Алгарыш" аркасында эштән алынган иде.

XS
SM
MD
LG