Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швеция ярдәм сорап сигнал җибәргән суасты көймәсен эзләүне дәвам итә


Русия хакимиятләре Швеция ярларына якын үзенең бер суасты көймәсенең дә булмавын белдерде. Саклану министрлыгы 19 октябрь ясаган белдерүендә, "Русия хәрби кораблары белән көтелмәгән һәм гадәттән тыш вазгыятьнең булганы юк", диелгән.

Швециянең хәрби кораблары боралаклар ярдәмендә 17 октябрьдән бирле билгесез бер суасты көймәсен эзли. Хәрбиләр хәбәр итүенчә, алар ярдәм сораган ниндидер сигналны тоткан. Башта ул сигнал һәлакәткә очраган Русия суасты көймәсеннән Калининградтагы хәрби базага җибәрелгән, дип фаразланган иде, дип язган Швециянең Svenska Dagbladet басмасы. Хәрби җитәкчелек бу мәгълүматларга аңлатма бирмәде.

XS
SM
MD
LG