"Дождь" телевидениесе хезмәткәрләренә моңа кадәр эшләгән "Красный Октябрь" бизнес үзәгеннән 15 ноябрьгә кадәр китәргә кушылган, дип хәбәр итә "Ведомости".
Бина хуҗалары анда төзекләндерү эшләре башкарылачак, дип белдерде. Бу хакта телевидение каналы җитәкчесе Наталья Синдеевага 14 октябрь язылган хатта хәбәр ителгән.
Башта телеканалның бу бинада 2015 елның гыйнварына кадәр эшләячәге турында килешенгән булган. Аннан соң канал Толстой урамындагы "Красная Роза" бизнес үзәгенә күчмәкче булган. Синдеева белдерүенчә, яңа бина әле әзер түгел, "Дождь" телевидениесенә вакытлыча яңа урын табарга кирәк булачак.
Февраль аенда Русиянең иң зур кабель һәм иярчен операторлары "Дождь" каналын күрсәтүдән баш тартты. Моны алар каналның Икенче дөнья сугышы вакытында Ленинград боҗрасын саклау турындагы соравы сәбәпле, дип аңлаткан иде. "Дождь" җитәкчелеге үзләрен күрсәтмәүне сәяси сәбәпләр белән аңлатты. Реклама бирүчеләрне югалтулары сәбәпле "Дождь" үз тапшыруларын карауны түләүле итәргә һәм хезмәткәрләрнең бер өлешен кыскартырга мәҗбүр булды.