Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Русия кануннары нигезендә яңа кырымтатар хәрәкәте булдырыла


Ремзи Ильясов
Ремзи Ильясов

Кырым парламенты рәисе урынбасары Ремзи Ильясов 20 октябрь матбугат очрашуында декабрь уртасында яңа кырымтатар хәрәкәтен төзү корылтае үтәчәк, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, хәрәкәт үз эшчәнлеген Русиянең тагын 10 төбәгендә җәелдерәчәк. Ильясов эшне Кырым, Акъяр (Севастополь), Краснодар крае, Татарстан, Башкортстан, Дондагы Ростов, Самар, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Петербурда җәелдерергә ниятли.

"Кырым" исемле хәрәкәт Мәҗлескә көндәш булырга җыенмый, оешма Русия кануннары кысаларында Кырым хакимияте һәм федераль хакимиятләр белән хезмәттәшлек итәчәк, диде Ильясов. Хәрәкәт 2020 елга кадәр кырымтатар халкы үсеше програмын әзерләп кабул итәргә җыена.

"Мәҗлес бәхәсләргә кереп батты. Замана үзгәрә, Кырым халкы, шул санда кырымтатарларга да йогынты ясаган карарлар кабул ителә. Барлык милләттәшләребез дә хакимиятләр белән хезмәттәшлек кирәклеген аңлап бетерми. Хакимиятләр белән без кырымтатар проблемаларын чишү юлларын таба алабыз", диде Ильясов.

Яңа хәрәкәтне оештыру төркеме әгъзасы, юрист Тейфук Гафаров сүзләренә караганда, декабрьгә кадәр хәрәкәт 5-6 тапкыр очрашып корылтайга делегатлар сайлаячак. Хәрәкәткә Мәҗлес әгъзалары да, Корылтай вәкилләре, аерым шәхесләр дә, оешмалар да керә ала.

2014 елның августында Кырымтатар Мәҗлесе карары белән Кырым хакимиятенә эшкә кергән өч кешенең әгъзалыгы туктатылды. Ремзи Ильясов май аеннан бирле парламент рәисе урынбасары итеп билгеләнгән. Тейфук Гафаров Акмәчет мэры урынбасары булды. Мәҗлес шулай ук Заур Смирновның халыкара мөнәсәбәтләр һәм депортациягә дучар булучылар эшләре комитеты рәисе вазифасыннан баш тартуын таләп иткән иде. Бу өч кешенең Мәҗлестә әгъзалыгы мәсьәләсен ахыр чиктә Корылтай хәл итәчәк, аның кайчан булачагы әлегә билгесез.

Ильясов бүгенге чыгышында шулай ук Мәҗлеснең гыйнвар аена кадәр Русия кануннары нигезендә теркәлүе кирәк, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG