Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым шифаханәләре Русия президенты идарәсенә күчте

Кырымда "Дубрава-2" утырмасы
Кырымда "Дубрава-2" утырмасы

Кырым "хөкүмәте" дәүләт санаторийлары һәм балалар җәйләүләрен Русия президенты идарәсе карамагына тапшырды. Аларда җитәкчеләр генә ял итәчәк.

Кырымдагы дистәдән артык объект Русия президенты эшләре идарәсе контролендә булачак. Элек аларны Украина президенты идарәсе карап торган. Шулай ук Украина министрлары милке булган берничә санаторий һәм балалар җәйләүләре дә бушка Русия президенты карамагына күчкән.

"Идарә бу корылмаларны төзекләндерү һәм тәртиптә тоту өчен акчалар бүләчәк. Дәүләт дачалары максатында кулланылачак. Анда дәүләтнең беренче җитәкчеләре ял итәчәк. Йосыпов сарае гына туристлар өчен ачык булачак", диде Кырым башлыгы Сергей Аксенов.

1880 елда бу бинаны княгиня Анна Голицынадан сатып алганнан соң Феликс Юсупов аны төзекләндергән һәм Йосыповлар сарае дип атаган. 1920 елларда биредә хакимият ял иткән. 1945 елда Ялта конференциясе вакытында Сталин яшәгән. Бакчасында 200дән артык агач һәм куак төре бар. Аларның кайберләренә 100-500 ел

Йосыповлар сарае туристлар өчен ачык булачак

Гурзуф санаторие Ялтадан 18 чакрым ераклыкта, Гурзуф култыгына карап тора. Кунакханәләре яр буеннан 100-200 метрда урнашкан. Бу урынны җилдән һәм салкыннан тирә яктагы кыялар саклый

Гурзуф санаториендә аш бүлмәсе. Кара диңгез буеның көньягындагы иң борыңгы санаторий

Форос санаторие
Форос санаторие

Шәраб җитештерүче “Массандра” берләшмәсе дә Русия президенты идарәсенә күчте. XIX гасырда кнәз Лев Голицын нигез салган шәраб бизнесы бүгенге көндә 12 ширкәтне берләштерә, анда дүрт меңләп кеше эшли

XS
SM
MD
LG