Accessibility links

Кайнар хәбәр

4 ноябрь Уфада православ җырчылары концерты һәм Рус маршы үтәчәк


Мәскәү 2013 ел
Мәскәү 2013 ел

"Уфа урысларының иҗтимагый хәрәкәте" Башкортстан хөкүмәтенә 4 ноябрь көнне Рус маршы уздырырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте. Йөрешне оештыручыларның берсе Евгений Беляев сүзләренә караганда, рәсмиләрнең марш өчен тәкъдим ителгән ике юлның берсен сайлавы кирәк. Зур ихтимал белән йөрешнең Черниковка бистәсендә үтәчәге фаразлана. Рус йөрешенә 500ләп кеше киләчәк, дип планлаштырыла.

Шәһәр үзәгендә рус милләтчеләренең икенче бер хәрәкәте үз чарасына урын алган. "Национально-освободительное движение" активистлары биредә "Бөек Русия өчен" тамаша оештыра. Анда православ җырчысы Юлия Березова чыгышы да көтелә.

Рус маршында Национал-демократик партия, "Патриот" рус халык үзәге активистлары катнашачак. Чарада "Уфа мәктәпләрендә рус телен өйрәнүне арттыру", шәһәрнең архитектурасын саклау, дини экстремизмга каршы һәм "Новороссияне яклаган" чыгышлар булачак, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдә оештыручылар .

XS
SM
MD
LG