Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә татар теле курслары ачыла


Ана теле курслары турында игълан
Ана теле курслары турында игълан

Япониядә татар теле курслары ачыла. Кызыксынучылар арасында академиклар да бар.

9 ноябрь көнне Токиода татар теле курслары ачылачак. Ана телен укытачак Гөлнара Карасава Азатлыкка әйтүенчә, дәресләр һәр якшәмбе икешәр сәгать булачак.

“Татар теле курслары белән кызыксынучылар арасында академиклар да булды. Әлегә тулы исемлек тупланмаган. Билгеле булгач кемнәр йөрүен хәбәр итәрмен”, диде ул.

Соңгы вакытта Япониядә татарлар тормышы белән таныштыручы чаралар күбәйде. Узган елны май аенда Токиода төрек-татар мәдәнияте көннәре узган иде. Бу чара Япониягә күчеп килгән татарлар тарафыннан 1938 елны салынган мәчетнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды. Әлеге мәчеттә быелның март аенда Русия-Япония инвестицияләре форумына килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Япония татарлары һәм татарлар тормышы белән кызыксынган японнар белән очрашты.

Миңнехановның Япония татарлары белән очрашуы
Миңнехановның Япония татарлары белән очрашуы

Быел февраль аенда шул ук Карасава гаиләсе һәм тагын берничә кеше, аерым алганда үзлегеннән татар телен өйрәнгән япон егете Юто Хишияма милли бәйрәмдә Татарстанны тәкъдим итте.

Токио университеты студенты Хишияма быел татар теле һәм әдәбияттан халыкара олимпиаданың Гран-приена да лаек булды.

Юто Азатлыкка татар телен тагын да ныграк өйрәнү өчен якын киләчәктә Казан федераль университетына керергә җыенуын әйтте. Ул татар теленнән диссертация язарга тели.

"Фәнни эшем өчен лингвистиканы сайлармын дип торам, кызыклы тема булса татар телен башка берәр тел белән чагыштырырга ниятем бар. Шулай ук Япониягә кайтып университетта татар телен укытуны башлап җибәрергә телим", диде Юто.

XS
SM
MD
LG