Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырым берлеге" кырымтатарларны Русия гаскәренә хезмәткә куа


Сейтумер Ниметуллаев
Сейтумер Ниметуллаев

"Кырым берлеге" ("Къырым бирлиги") иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сейтумер Ниметуллаев Русия хәрби көчләренә кырымтатарларның да чакырылуын хуплый, дип хәбәр итә хакимияткә якын булган Крыминформ мәгълүмат агентлыгы. Апрель аенда кырымтатар халкы исеменнән Русия президенты Владимир Путин белән очрашкан Ниметуллаев Мәҗлесне Русия гаскәрләрләрендә хезмәт итмәскә чакыруда һәм ялган мәгълүмат таратуда гаепләде.

"Без (кырымтатарлар) Русия кануннары белән яшәгәч Русия хәрби көчләрендә хезмәт итәргә тиешбез. 18 яше тулган балаларыбыз хезмәткә чакырылырга тиеш", дигән Ниметуллаев үз белдерүендә. Хезмәт итеп кайтуның файдасын ул Русия югары уку йортларына ташламалар белән керә алу, шулай ук дәүләт оешмалары һәм полициядә эшли алу мөмкинлекләре белән аңлатты.

Кырымтатар җитәкчеләренең берсе Мостафа Җәмилев соңгы чыгышларының берсендә ярымутрауда җанисәп уздыру максатларының берсе хәрби хезмәт яшендәге кешеләрне барлау, дип әйткән иде.

"Кырым берлеге" оешмасы аннексиядән соң төзелде һәм Кырымдагы барлык кырымтатар оешмаларын үз канаты астына алырга тырышлык ясады. Белгечләр, хакимиятләрнең нияте бу оешманы Мәҗлесне алмаштырырлык берлек итү булды, дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG