Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар гәҗит-журналлары халыкка якынайды


Гәҗит-журналларның әбүнәчеләрне җәлеп итү чарасы
Гәҗит-журналларның әбүнәчеләрне җәлеп итү чарасы

Соңгы арада татар матбугатына язылучы саны кимү сәбәпле, 19 октябрьдә Казанның "Южный" сәүдә үзәгендә гәҗит-журналлар әбүнәчеләрне җәлеп итү чарасы үткәрде.

"Татмедиа" агентлыгына керүче татарча чыга торган газета-журналлар “Южный” сәүдә үзәгендә балалар өчен бәйрәм оештырды. Бәйрәмдә “Гаилә һәм мәктәп”, “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Ялкын”, “Сөембикә”, “Казан” журналлары, “Шәһри Казан”, “Казанские ведомости” гәҗитләре катнашты.

Бу басмаларны “Ашан” кибетеннән сатып алучыларга махсус бүләкләр тапшырылды. Ошаган басмага шунда ук язылырга да мөмкин иде. Әбүнәчеләрнең һәрберсе бу көнне махсус бүләк алды.

Балалар өчен аерым күңел ачу чаралары оештырылды – алар кул эшләре буенча мастер-класста катнашты, шулай ук бушлай аквагрим һәм хна белән бизәк төшерү дә мөмкин булды.

Чараның бер максаты – балаларның ялын оештыру булса, икенчесе һәм иң мөһиме – татар телендә чыгучы басмаларга сабыйларның һәм ата-аналарның игътибарын юнәлтү иде.

Почта хезмәткәрләре әйтүенә караганда, чара узган көннең ахырына 30лап кеше төрле басмаларга язылган.

XS
SM
MD
LG