Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Донецки халык республикасы" Мәскәү вакытына күчте


"Донецки халык республикасы" хакимиятләре Донецки һәм Лугански өлкәләре Украина белән бергә кышкы вакытка күчмәде, дип хәбәр итте.

Украина Мәскәү белән бер сәгатьлек вакыт аермасын саклап якшәмбегә каршы төндә кышкы вакытка күчте. "Донецки халык республикасы" Мәскәү вакыты белән яшәячәк.

Русия берничә еллык арадан соң кышкы вакытка күчте. "Сәгать күчерү" турындагы канун нигезендә бу соңгы күчеш булды. Яз көне Русия дөньяның башка бик күп иле кебек "җәйге вакытка" күчмәячәк.

Кышкы вакытка күчүне 201 елда ул чактагы президент Дмитрий Медведев бетергән иде. Аның бу карарын 2014 елның июнендә гамәлдән чыгардылар.

Якшәмбе көнне Донбасс Украина сайлауларында катнашмады. 2 ноябрь төбәк үз сайлауларын оештыра.

XS
SM
MD
LG