Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар яшьләре Корбан ашы уздырды


Корбан бәйрәмендә
Корбан бәйрәмендә

Узган ял көннәрендә Уфада мөселманнарның иң кадерле бәйрәмнәренең берсе булган Корбан бәйрәменә багышлап тантаналы мәҗлес уздырдылар.

Чарага Башкортостанның иҗтимагый оешмалары активистлары, республика мөселманнары Диния назәрәте вәкилләре, Уфа югары уку йортлары шәкертләре, Башкортостан шәһәр һәм районнарыннан мәктәп укучылары чакырылды. Бөтен республикадан җыелган йөзгә якын милләттәшебез корбан итеннән әзерләнгән табын янында очрашты.

“Бәрәкәт” ансамбле
“Бәрәкәт” ансамбле

Бәйрәмдә катнашучылар дин әһелләренең вәгазьләрен тыңлады. Шулай ук ислам дине кысаларында булган, киң һәм кызыклы мәдәни программа да каралган иде. Казаннан килгән “Бәрәкәт” ансамбле башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады, кунаклар катнашында пәйгамбәребез хәдисләре һәм ислам диненә, татар халкы тарихына кагылышлы фактлар турында сораулардан төзелгән викторина да узды.

“Мондый чаралар татар яшьләрен берләштереп кенә калмый, яңа буын вәкилләрен туган телләрен, мәдәниятен, тарихын яхшырак белергә, аларны өйрәнергә этәрә. Татар халкының тарихы да, бүгенге яшәеше дә ислам белән тыгыз бәйләнгән”, - дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин.

Бәйрәмнән күренеш
Бәйрәмнән күренеш

Корбан ашын оештыручылар – Уфада эшләүче “Берлек” мәдәни-агарту төбәк иҗтимагый оешмасы, Башкортостан татар яшьләре берлеге һәм Бөтендөнья татар яшьләре Форумы.

БТЯФ башлап җибәргән Корбан ашы мәҗлесләре ел саен уза торган инде күркәм бер гадәткә әверелеп бара. Башка еллардан аермалы буларак, аны быел Казанда түгел, Уфада үткәрделәр, чөнки Башкортостан, Татарстаннан кала, татарлар иң күп яши торган төбәк.

Яшьләр өчен Корбан ашы беренче тапкыр 2012 елның 27 октябрендә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган иде. Бөтендөня татар яшьләре форумы һәм “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте тарафыннан оештырылган бу чарага бөтен Татарстаннан актив татар яшьләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, төрле югары уку йортлары студентлары һәм мәдрәсә шәкертләре, республика районнарыннын мәктәп укучылары – барлыгы биш йөзгә якын кеше җыйналды.

Күмәк фото
Күмәк фото

XS
SM
MD
LG