Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Украина көньяк-көнчыгышында узган сайлауны танымый


Европа Берлеге сепаратистлар кулында булган Украинаның көньяк-көнчыгышында 2 ноябрь узган тавыш бирүне танымый.

Берлекнең тышкы сәясәт башлыгы Федерика Могерини, сайлау канунсыз иде диде һәм тавыш бирүне Украинада тынычлыкка яңа бер киртә дип атады.

Аның сүзләренә караганда, сайлаулар "өч тараф имзалаган тынычлык урнаштыру турындагы Мински протоколына каршы" уздырылган.

Европа Берлеге белән тагын берничә ил, шул санда АКШ һәм БМО генераль секретаре Пан Ги Мун да тавыш бирүне "канунсыз" дип атады.

XS
SM
MD
LG