Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ тарафыннан Әфганстанда тоткарланган русияле үзенең террорчы булуын кире каккан


АКШ тарафыннан Әфганстанда тоткарланган русияле Ирек Хәмидуллин Виржиния штатында узган мәхкәмә тыңлауларында үзен террорчылыкта гаепләүне танымаган. Аңа карата соңгы мәхкәмә карары киләсе елның апрелендә чыгарылачак.

Хәмидуллин 12 пункт нигезендә гапләнә. Моның өчен ул гомерлек төрмәгә хөкем ителә ала. Тыңлаулар барышында Хәмидуллин мәхкәмәгә үзенең гаепле түгеллеген әйтте һәм аңа тәрҗемәче тәкъдим ителсә дә, ул инглизчә сөйләгән. Хөкемдарның бары дөрес мәгълүмат кына бирү турындагы соравына ул үзенең бары дөреслекне генә сөйләвен әйткән. Бу хакта Reuters хәбәр итә.

55 яшьлек Хәмидуллин хәрбиләре тарафыннан Әфганстанда 2009 елда тоткарланган булган. Ул вакытта өч төркемнән торган сугышчылар Хост вилаятендә АКШ сугышчылары һәм әфган чик сакчыларына һөҗүм иткән. Гаепләүче тараф бу чара белән Хәмидуллин идарә иткән һәм үзе дә шунда катнашкан дип саный.

ФБР Хәмидуллин 1980 ел башында Совет Армиясендә танк гаскәрләрендә офицер булган һәм 2001 ел тирәсендә талибанга кушылган дип саный.

Хәмидуллин Әфганстаннан АКШка дүшәмбе көнне китерелде һәм ФБР кулына тапшырылды.

XS
SM
MD
LG