Accessibility links

Кайнар хәбәр

КрымНаш бәясе. Хәбәрләр тезмәсе

Халыкара санкцияләр, нефть бәясе төшү һәм башка сәбәпләрдән рубль кыйммәтен югалтты, Русия базарында бәяләр үсә. Азатлык шушы хәлләрне күзәтүне дәвам итә.

Apple Русиягә онлайн кибетен япты

Apple ширкәте үзенең интернеттагы Apple Online Store кибетенең Русия версиясен яңарту сәбәпле ябып куйды. Рәсми сәхифәнең баш битендә "Без тиздән кайтырбыз. Без сезнең өчен Apple Online Store кибетен яңарту белән мәшгуль" дигән аңлатма китерелгән.

Ноябрь ахырында кибет бер ябылып торганнан соң шактый күтәрелгән бәяләр белән ачылган иде.

Машина бәяләре арта

Декабрь уртасында Казанда Chevrolet салоннарында Chevrolet Aveo 570 мең сумга сатылса, бу ширкәт гынвар аенда сатылачак шундый ук машинага 667 мең сум куйган. Toyota-ның Казандагы үзәге дә Яңа елдан соң машиналарга бәянең 20%-ка кадәр артачагын белдерә. Бу үзәкнең хәзер сатар машиналары беткән.

Голодец кисәтә: Фәкыйрьләр артачак

Вице-премьер Ольга Голодец якын арада Русиядә фәкыйрьләр артачак диде. Аның сүзләренә караганда, 1.5-3 яшьлек балалары булган гаиләләр аеруча авыр хәлдә калырга мөмкин.

"Балалар бакчасында балалар яхшы каралган, тамаклары тук була. Бакчалар фәкыйрьлектән саклый ала", диде вице-премьер.

Диңгезгә ялга очышлар саны кими

Туроператорлар доллар бәясе үсү сәбәпле, Яңа елдагы ялларга планлаштырылган очышлардан баш тарткан. Pegas Touristik 29 декабрьдә татарстаннарны Төркиягә диңгез ялына алып барырга теләгән, әмма бәяләр күтәрелү сәбәпле бу турдан баш тарканнар. Pegas Touristik-ның Мисырга очышлары да кими. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Шарм әш-Шәехкә атнасына өч очыш планлаштырылган булса, ул икегә генә калган. Яңа елдан соң атнасына бер йә ике генә очыш булачак, дип белдерелә. Көз башында исә һәр көн саен ике очкыч Казан һава аланыннан Кызыл диңгезгә китәчәк дип планлаштырылган булган. Хургадага килгәндә, алдан атнага ике тапкыр очарга теләгәннәр, әмма хәзер 11 көнгә бер очыш калдырганнар. Anex Tour, Coral Travel и Sunmar Tour ширкәтләре дә очышларны киметкән. Хургадага атнага өч очыш планлашытырылган булса, хәзер ул 7 һәм 11 көнгә берәргә генә калган. Шарм әш-Шәехкә атнага ике тапкыр очарга теләгән булганнар, бу юнәлешне дә 11 көнгә бер тапкырга гына калдырганнар.

Русиядә ипи бәясе 10%ка артачак

Ипи пешерүчеләр он, бодай, шикәр, чит илдән кергән чималга бәя артканга һәм транспорт чыгымнары үскәнгә ипигә дә бәя күтәрелә дип белдерә. Бу хакта "Коммерсантъ" яза. Татарстанда ипи бәяләре 1 декабрьдә үк арта башлаган. Теләче районындагы кайбер кибетләрдә "Сельский" дип аталган кара ипине 25 сумга күтәргәннәр, декабрьгә кадәр ул 23 сум булган.

Ноябрь ахырында токмач 20-25%ка күтәрелә дип белдерелде. Русиядә халык карабодайга бәянең нык артуына зарлана. Кайбер кибетләрдә аны 70 сумнан да кыйммәткәрәк саталар.

Халык рубльләрдән котылырга ашыга

"Ашан. Кичке 5. Ярма-макарон-тозлы киштәләр буп-буш. Кемгә эләкмәгән, шулар эзләнәләр, мәш киләләр, сатучылардан сорыйлар. Ачлык игълан ителмәгәндер бит?
Автосалоннарда (бу көннәрдә машина эзләдек) ЧИРАТ, күз алдыгызга китерәсезме? Консультант килеп сиңа игътибар бирсен өчен чират көтәсе. Минимум 20 минут. Бронь шунда ук, кеше ике уйлап тормый. Сатучылар күпертә - менә иртәгәдән арта, менә точно 5сеннән арта, точно 10сыннан арта. Кешеләрнең күзендә ужас. Чират көткәндә аңлаганым - күбесе машина аласы да булмаганнар, әмма җыеп куйган 500-1000 мең акчалары булган, аңа машинадан башка берни алып булмый, хет машина булса да алыйк диләр.
Икеа. Этеш-төртеш. Ниндидер ненормальный ажиотаж. Рәттән себерәләр. Карап торсаң - кешегә ул кирәк тә түгел, ләкин акчаны тотып бетерәсе бар. Һәрхәлдә тынычлап товар сайлаучы күрмәдем мин анда. Күз-башлары акайган сатып алучылар гына күрдем.
Базар. Яңа ел алды движухасы. Киштәләрдән әйбер сыдыру. Бер "Крымнаш" кыяфәтле апа сыек май алганда кычкырып ук җибәрде - почему все дорожает???"

Алсу Исмәгыйлева
Казан

"Камаз" майга кадәр 4 көнлек эш атнасында

"Камаз" машиналар җитештерү ширкәте 2015 елның май аена кадәр атнага дүрт көн генә эшләячәк. Хезмәт хаклары да бары тик эшкә чыккан көннәр өчен генә түләнәчәк. Бу хакта Чаллының мәшгульлек үзәге белдерә. Элегрәк дүрт көнлек эш атнасы 24 ноябрдән 2014 ел ахырына кадәр булачак дип хәбәр ителгән иде.

Marks&Spencer Казаннан китә

Британиянең дөньяда танылган челтәре Marks&Spencer үзенең Казандагы кибетен яба. "Южный" сәүдә үзәгендә эшләгән кибет 2011 елда ачылган иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG