Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русияләрнең күпчелеге федераль мәгълүмат чараларына гына ышана"


Русияләрнең күпчелеге Украина вакыйгаларын яктыртканда федераль канналарга ышана һәм анда пропаганда юк дип әйтә.

"Левада-Үзәк" сораштыруларына күрә, русияләрнең 59% Украинадагы вакыйгаларны Русия мәгълүмат чаралары дөрес чагылдыра дип ышана. Шул ук вакытта 83% Киев һәм Көнбатыш Мәскәүгә каршы мәгълүмат сугышы ачты дигән фикердә.

Сораштырганнарның уннан бере генә альтернатив чыганак белән таныш, дип белдерә социологлар.

12% Украина турындагы мәгълүматны Русия телеканалларыннан түгел, ә алардан нык аерылыган башка чыганаклардан алуын әйткән.

"Левада-Үзәк" директоры урынбасары Алексей Гражданкин: "Русияләр альтернатив мәгълүматтан мәхрүм дип әйтергә ярамый, кешеләрнең күпчелеге аның белән кызыксынмый гына”, дип белдерде.

Респондентларның дүрттән бере Русия мәгълүмат чаралары Украинадагы хәлләрне сөйләгәндә мәгълүмат сугышы алып бара дип уйлый.

"Левада-Үзәк" вәкилләре 24-27 октябрьдә Русиядәге 130 шәһәр һәм авылдан 1 мең 600 кешене сораштырган.

XS
SM
MD
LG