Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Көнбатшыны чикләүләрне алырга чакырды


Барак Обама (с) һәм Дмитрий Медведев
Барак Обама (с) һәм Дмитрий Медведев

Русия премьер-министры Владимир Медведев Мәскәү һәм Көнбатыш арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен Украина кризисыннан соң кертелгән чикләүләрне алырга чакырды. Медведев Мьянмада Көньяк-Көнчыгыш илләре Ассоциациясе (АСЕАН) саммитында чыгыш ясады.

Русия белән Европа, АКШ арасындагы кыенлыкларны бетерү тәкъдимен Көнбатыш ясарга тиеш, диде Медведев.

Медведев фикеренчә, "чикләүләр иртәме, соңмы бетә һәм ике арадагы мөнәсәбәтләр иң кимендә башлангыч рәвешкә килә".

Ул самитта АКШ президенты Барак Обама белән кирәгенчә сөйләшә алмаганнарын да әйтте. "Без гаиләләребезгә сәламнәр тапшырдык – бу үзара мөнәсәбәтләрдә гадәти хәл, мин чыннан да аны (Обаманы) күптәннән беләм", диде Медведев.

XS
SM
MD
LG