Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балык Бистәсендә пенсионер фермерлар белән көрәшә


Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылыннан пенсионер Габдулла Гыйләҗев пай җирләрен фермерлардан алу өчен көрәш башлаган. Аның сүзләренчә, фермерлар пай җирләре өчен аларның хуҗаларына тиешле акчаны түләми.

Татарстанның Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллы авылында песионер Габдулла Гыйләҗев пай җирләрен фермерлардан алу эшенә керешкән. Аның сүзләренчә, 18 ел элек күмәк хуҗалык таралгач, әби-бабайларга, укытучыларга җир пайлары бирелгән булган. Соңрак җир пайларының хуҗалары килешү нигезендә аны фермерлар Илдус Шакиров һәм Дамир Ногмановка тапшырган.

Гыйләҗев әйтүенчә, фермерлар килешүдә язылганны еллар дәвамында үтәми һәм әби-бабайларга тиешлесен бирми. Шул сәбәпле, ул кибетләрдә җир пайлары хуҗаларына килешүләрен алып килүне сорап игъланнар элгән.

Габдулла Гыйләҗевның халыкка язган мөрәҗәгатен ерткалаганнар
Габдулла Гыйләҗевның халыкка язган мөрәҗәгатен ерткалаганнар

"Җир пае хуҗалары кәгазьләрегезне һәм килешүләрегезне миңа китерегез. Номерларын язып аласы бар. 2014 елда калган 2 мең 800 сум акчагызны һәм салымнарны фермерлардан түләттерәм", диелгән әлеге мөрәҗәгатьтә.

Гыйләҗев әйтүенчә, әби-бабайлар берни эшли алмый.

"Шулар хисабына фермерлар баеп ята. Ул бит шактый җирләр. Алар 140лап хуҗалыкка бирәсен биреп бетерми. Мин элек авылда күмәк хуҗалык рәисе урынбасары идем. Үзем белән эшләгән сыер савучылар, механизаторларның җирләрен кире җыя башладым. 30лап җир пайларын инде җыйдым. Анда печән, икмәк чәчәчәкбез һәм әби-бабайларга акча булачак", диде ул.

Габдулла Гыйләҗев сүзләренчә, фермерлар акча түләмәс өчен җир пае хуҗаларыннан качып йөри. Шулай ук ул кибетләргә язып элгән мөрәҗәгатьләрнең дә ертылганын әйтә ул.

XS
SM
MD
LG