Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда композитор Әкрам Даутовны искә алалар


Башкортстанның Туймазы районында шушы төбәктә туып үскән күренекле татар композиторы һәм шагыйре Әкрам Даутов тууның 100 еллыгын бәйрәм итәләр.

Башкортстанның Туймазы районында шушы төбәктә туып үскән күренекле татар композиторы һәм шагыйре Әкрам Даутовны искә алу чаралары бара. Ул талантлы милләттәшебезнең тууына 100 ел тулуга багышлана.

Чиратттагы зур хәтер кичәсе Туймазы шәһәрендә узды. Ә аңа кадәр шушы районның Кандра авылында үткән иде искә алу тантанасы. Шушы авыл белән Әкрам Даутовның иҗат юлы һәм хезмәт еллары бәйле һәм шунда ук җирләнгән дә ул.

Күпкырлы талант иясе 1986 елда вафат булганнан соң, аның күп җырлары һәм шигырьләре кульязмалары Казанга Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтына тапшырыла. Анда Әкрам Даутовның 15 кулъязма дәфтәре саклана.

Әле Туймазы татар дәүләт театрында Әкрам Даутовны хөрмәтләп искә алу чарасында Уфадан һәм республиканың башка шәһәрләреннән күренекле татар сәнгать осталары катнаша. Шараннан Фән Вәлиәхмәтов, Уфадан Идрис Газиев, Нәзифә Кадыйрова, Радик Динәхмәтов, Туймазыдан Фәнир Галимов һәм районның һәвәскәр җырчылары хәтер кичәсен Әкрам Даутов язган җырлар белән бизи.

Кичәдә якташларның, Әкрам Даутовны якыннан белгән өлкән буын милләттәшләребезнең истәлекләре аеруча хисле яңгырый. Әкрам ага бик горур һәм туры сүзле шәхес була. Шуңа күрә, мәңге искермәс җырлар язуына карамастан, рәсми хакимиятләр тарафыннан иркәләнми генә түгел, ә гел рәнҗетелә генә ул. Монысы инде зур талантлар арасындагы көнчелек кенә түгел, ә тирәнрәк яра сала торган күренеш.

Әмма ни генә булмасын, күпчелек халкын татарлар тәшкил итүче Туймазы районы талантлы якташларының истәлеген кадерләп саклый. Әкрам Даутов хөрмәтенә Кандра поселогында ул эшләгән мәктәп диварына истәлек тактасы урнаштырылды, күп мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә аның тормышына һәм иҗатына багышланган музей почмаклары ачылды.

Атаклы композиторны быелгы искә алу кысаларында да байтак кына эшләр башкарыла. Район мәктәпләрендә һәм китапханәләрдә милләтнең атаклы улы хөрмәтенә махсус күргәзмәләр, стендлар әзерләнгән. Ә күпкырлы талант иясенең туган авылы – Каран-Елгада Әкрам Даутовны искә алу ел азагына кадәр төрле тантаналар белән дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG