Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО җитәкчесе Русияне Украина көнчыгышыннан гаскәрләрен алырга чакырды


Йенс Столтенберг
Йенс Столтенберг

НАТО Генераль секретаре Йенс Столтенберг Украина көнчыгышында һәм шулай ук чикнең Русия ягында гаскәрләрнең туплануын белдерде һәм Мәскәүне хәрби көчләрен аннан алырга чакырды.

Столтенберг НАТОның мондый мәгълүматка ия икәнен һәм башка чыганакларның да моны раславын әйтте.

"Бу җитди рәвештә хәрби көчләрне куәтләндерү булып тора, һәм без Русияне үз көчләрен кире алырга, тынычлык килешүен сакларга чакырабыз", диде НАТО җитәкчесе Брюссельдә Европа Берлеге илләренең саклану министрлары белән очрашу алдыннан.

Ул Мәскәүне Минскидагы сентябрь килешүен үтәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG