Русия коллар саны белән Һиндстан, Кытай, Пакъстан һәм Үзбәкстаннан соң дөньяда бишенче урында. Бу хакта Walk Free Foundation хокук яклау оешмасы мәгълүматларына таянып “Ведомости” хәбәр итә.
Walk Free Foundation икенче тапкыр коллыкка багышланган хисабын игълан итте. Кешеләрне сату, мәҗбүри эшләтү, мәҗбүри никахлар коллыкның төп юнәлешләре булып тора.
Бу хисапта 167 ил тикшерелгән һәм дөньяда 35,8 миллион кол бар дип белдерелә. Русиядә бер миллион кол булуы әйтелә.
Русиягә хокуксызлар Урта Азия, Вьетнам һәм Төньяк Кореядан китерелә һәм аннан соң Көнбатыш илләргә җибәрелә, диелә әлеге хисапта. Русиядә мигрантларны мәҗбүри эшләтү, хатын-кызлар һәм үсмерләрне эксплуатацияләү киң җәелгән. Хисапта, аерым алганда, Сочидагы Олимпиада төзелешләрендә эшче мигрантларның хокукларын бозу, Украина качакларын һәм Вьетнамнан килгән эшчеләрне легаль булмаган ширкәтләрдә мәҗбүри эшләтү турында да әйтелә.