Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән эшмәкәрләре дини эшләрдә ярдәм итәчәк


Нәфигулла Аширов белән Камил Сәмигуллин килешүгә кул куялар
Нәфигулла Аширов белән Камил Сәмигуллин килешүгә кул куялар

Төмән өлкәсенең иң бай татар эшмәкәрләре һәм өлкә хөкүмәте вәкилләре җыелышып өлкә мөселман дини идарәсенең багучылар шурасын төзү турында сүз алып бардылар.

Өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков әйткәнчә, элек татар байлары гел дини эшләр өчен булышлык күрсәткәннәр. Ямбай авылында яшәгән сәүдәгәр Нигъмәтулла хаҗи Кармышаковны (Сәйдуков) гына алганда да, ул 1887 елда ук зур мәчет-мәдрәсә салдыра. Аның китапханәсендә генә 2200 китап исәпләнә. Ямбай мәдрәсендә бөтен Тубыл губернасы балалары башлангыч белем ала. Дини училищеда яшьләр укый. Ул төзеткән тагын дистәләгән мәчет халыкка хезмәт итә. Хәзер дә һәр татар авылында байлар бар, Аллаһы Тәгалә аларга байлык биргән икән, алар да шул байлыктан өлеш чыгарырга – зәкят түләргә тиешләр, - ди Зиннәт хәзрәт. Дини оешма рәисе итеп сайланганда ук аның планында багучылар шурасы турында сүзләр бар иде. Өлкә губернаторы белән сөйләшеп, тиешле документларны булдырып, ул бу шураның төзелүенә иреште.

Ямбай мәчете
Ямбай мәчете

– Шураны оештыру өчен аз гына көч түгелмәде. Анда үз гомерләрендә зур уңышларга ирешкән акыллы кешеләр җыелды. Алар белән сөйләшү эшләре алып барылды, зәкятнең исламның бер баганасының берсе булуы, шәригать буенча билгеләнгән бер дәрәҗәдә байлыгы булган кешедән ярлыларга, ятимнәргә, исламны җәелдерү өчен җыелучы салым икәнлеген аңлатырга туры килде.

Мәчетләргә булышучы эшмәкәрләр
Мәчетләргә булышучы эшмәкәрләр

Багучылар шурасының төп эшләре: мәчетләрне канун тәртибендә рәсмиләштерү (әлегә дүрт кенә мәчетнең җире һәм бинасы үз милке булып санала), төзекләндерү һәм яңарту эшләрендә, якшәмбе мәктәпләренә белем дәрәҗәсен үстерүдә, дини бәйрәмнәр оештыруда, мәчетләр төзүдә, имамнарга акчалата, фәкыйрь-ятимнәргә ярдәм кулын сузу һәм башкалар.

Багучылар шурасын төзегәндә дә бер-беребезгә аяк чалмыйчан, дус булып безнең өлкә мөселманнарына файда китереп хезмәт итү бурычын куям мин. Фондта җыеласы акчаны үзләштерергә беркемгә дә мөмкинлек булмасын өчен тиешле чаралар да күрелгән, - дип сөйләде Зиннәт хәзрәт.

Төмән өлкәсе губернаторы һәм эшмәкәрләр утырышта
Төмән өлкәсе губернаторы һәм эшмәкәрләр утырышта

“Өлкәдә бүгенге көндә 77 мәчет, 73 мөселман оешмасы, 10 якшәмбе мәктәбе, 3 мөселман дини газетасы бар. Өлкә хакимияте аларның җитәкчеләре белән даими элемтәдә тора һәм оештыру, матди мәсьәләләрне хәл итүдә, җәмгыяти әһәмияткә ия чараларны оештыруда ярдәм итә. 2011-2013нче еллар һәм быелның 10 аенда гына өч дини идарәнең мөселман дини оешмаларына 88 млн сум дәүләт ярдәме бирелгән. Бергә эшләүнең иң төп бурычы – мөселман оешмаларының берләшүе”, - дип мөрәҗәгать итте өлкә губернаторы Владимир Якушев эшмәкәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләренә.

Бу багучылар шурасын тормыш үзе тәкъдим итүе, өлкә мөселман оешмалары үсешенең яңа баскычы булып торуы белән һәркем килеште. Шураның җитәкчесе итеп җәмәгать эшлеклесе, губернатор киңәшчесе Зөфәр Әхтәриев билгеләнде.

Камил Сәмигуллин бүләкли
Камил Сәмигуллин бүләкли

– Татар байлары бүгенге көндә кешелек үсеше өчен җаваплы барлык өлкәләрдә дә (мәдәният, мәгариф, дин) актив катнашырга тиешләр. Моны вакыт үзе раслый. Без аерым-аерым төрле мәчетләргә булышып киләбез. Бүген акчаның бу яки теге юнәлештә кирәклеген ачыклау сорала. Шул юнәлешләрне бергәләп билгеләү өчен багучылар шурасы төзелде, - дип фикерләре белән уртаклашты шура әгъзасы, өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров.

Зиннәт хәзрәт өлкә мөселман оешмасы җитәкчесе булганнан бирле шактый эшләр башкарылды: өч дини идарә бер шурага берләште, алар Ураза, Корбан бәйрәмнәрен үткәрделәр, 72 дин әһелен җыеп семинар оештырды, якшәмбе мәктәпләре өчен гомум белем бирү програмы төзелде.

Дини идарәләр арасында килешүләр төзелде

Татарстан мөселман дини идарәсе белән Төмән өлкәсе дини идарәсе һәм Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсе килешүләргә кул куйдылар.

Шура әгъзаларының бер төркеме
Шура әгъзаларының бер төркеме

- Килешү безнең өчен яңа юллар ача, - диде өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе Зиннәт Садыйков. - Безгә алар татар телен өйрәтергә дә булышачаклар, семинарлар үткәргәндә, якшәмбе мәктәпләренә Татарстаннан укытучылар чакырачакбыз. Төмән өлкәсе мөселман дини идарәсе ел саен үз мөселманнары өчен семинарлар үткәрә, хәзер хөкүмәт ярдәмендә өлкәдәге өч дини идарә имамнары белән елына ике мәртәбә, ә багучылар шурасы белән берлектә дүрт тапкыр үткәрергә планлаштырам. Тагын да түгәрәк өстәлләр, конференцияләр оештыру эш тәртибенә кертелгән. Якшәмбе мәктәпләрен, китапханәләрне тиешле китаплар, укыту әсбаплары, җиһазлар белән тәэмин итү, матбугат арасында үзара элемтә, милли-дини киемнәр, китаплар, хәләл әйберләр өчен сәүдә нокталары булдыру кебек мәсьәләләр бергәләшеп хәл ителәчәк.

Тагын бергә эшләү турында башка дини идарәләр белән килешүләр төзиячәкбез.

Тубылның яңа мәчете
Тубылның яңа мәчете

Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән казыяты мөфтие Фатыйх Гарифуллин: “Килешүдә шәкертләрне укыту, белемнәрен арттыру мәсьәләләре каралды. Ул Русия мөселманнарының рухи-әхлакый тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә дини, мәгърифәти карашлы традицион исламның үзенчәлекле тарихи тәҗрибәсен уңышлы куллану һәм арттыру максаты белән төзелде.

Җәен өлкәдәге өч дини идарәне берләштереп төзелгән килешү (координацион) шурасы бурычлары буенча без бер-беребезнең эшенә керешмичән, аяк чалмыйчан, бергә өлкәдә исламны җәелдерергә тырышабыз. Мәсәлән, миңа җәйге дини лагерьлар оештыруны кайгырту тапшырылды. “Аванпост” өлкә балалар һәм яшүсмерләр үзәге директоры белән бу турыда сөйләшеп куйдым. Җәен 80 балага дини укытулар, физик әзерлек белән ял оештырылачак.

Зиннәт Садыйков белән Камил Сәмигуллин
Зиннәт Садыйков белән Камил Сәмигуллин

Камил хәзрәт тә: “Без мөселманнар, бүләр әйберебез юк. Безнең кыйблабыз бер, Аллабыз бер, милләтебез, китабыбыз, телебез бер. Без бертөрле, кемнеңдер нәрсәдер яхшырак килеп чыга икән, без бер-беребезгә булышырга тиеш”, - диде.

Төмән өлкәсендә соңгы көннәрдә булып үткән тарихи әһәмияткә ия вакыйгалар: килешүләргә кул куюлар, Тубылда икенче зур мәчет ачылу төбәктә диннең үсешендә, дини оешмаларның үзара багланышларын ныгытуда, милләтнең алга үрләвендә зур роль уйнаячак.

XS
SM
MD
LG