Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борай сәхнәсе шаяннар һәм тапкырларны җыйды


Татар лигасы уеннарында катнашучылар
Татар лигасы уеннарында катнашучылар

Башкортстанның Борай районында Шаяннар һәм тапкырлар клубы фестиваленең республика күләмендәге Татар лигасы уеннары булып узды. Фестивальнең төп максатлары: ШТК хәрәкәтен үстерү, Башкортстанның яшь коллективлары арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне арттыру, яшьләрдә туган телгә, гореф-гадәтләргә, үз милләтеңә карата хөрмәт тәрбияләү.

Бәйрәмгә республика районнарыннан шаяннар һәм тапкырлар командалары җыелды. Борай 1нче санлы урта мәктәбенең “Нәнәеңнең 69нчы елгы балаларының оныклары” командасы, Борайның 2нче санлы гимназиясенең “Борчак ашы”, Борайның 3нче урта мәктәбенең “Дөбер-Шатыр”, районның Чалкак авылыннан “8нче могҗиза”, Таңатар авылыннан “Ахалай-Махалай”, Дүртөйле шәһәреннән “Шалкан”, Аскын районыннан “Тишек авыз”, Чакмагыш районының җыелма командасы, Яңавыл районыннан “Алга”, Караидел районыннан “Бишбармак” һәм Башкорт Дәүләт Университетыннан “Чикләвекләр” командалары үзара көч сынашты.

Һәр команда “Сәламләү” конкурсында үзләрен, талантларын, шаянлыкларын төрле миниатюра, кызыклы, җырлы-биюле, көлкеле чыгышлары аша күрсәтә. Жюрины танылган җырчы, журналист Рания Билалова җитәкли. Уен кызу бара. Берсеннән-берсе кызык, мәгънәле күренешләрдә чибәр, шаян кызлар һәм егетләр уйный. Һәрберсенең чыгышларында татар телен пропагандалау, туган телне онытмау, олыны-олы, кечене-кече итә белергә өйрәтү һәм башка бик күп тәрбияви мизгелләр чагыла.

Татар лигасы уенчылары
Татар лигасы уенчылары

Әлеге бәйгедә катнашучылар арасында яшь чикләре куелмаганга, биредә төрле буын вәкилләре катнашты. Мәктәп укучылары белән беррәттән, студентлар, төрле һөнәр ияләре, хәтта укытучылар да уйнады. Башкорт дәүләт университетыннан килгән студентлар, Чакмагыш һәм Аскын һәм Дүртөйле районыннарыннан килгән төрле һөнәр ияләре бик матур һәм эчтәлекле чыгышлар күрсәтте.

Татар лигасының икенче бүлеге “Зирәклек” һәм “Фото-зирәклек” күнекмәләре белән дәвам итә. “Фото-зирәклек” бәйгесендә һәр команда экранда ачылган фотосурәткә кызыклырак тасвирлама бирергә тиеш. Бик күңелле һәм мавыктыргыч бу ярышма. Ә “Зирәклек”тә, һәрвакыттагыча, күп сораулар явып тора, аларга исә кызыклы җаваплар кайтарыла.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Жюри әгъзаларына җиңүче команданы билгеләү җиңелдән түгел. “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә “Чикләвекләр” командасыннан Альберт Вәсимов, «Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә “8нче могъҗиза” командасыннан шаян кызчык Чулпан Зыялтдинова яулый. Шулай ук, “Иң яхшы шаярту”, “Иң яхшы уен”, “Иң музыкаль команда", "Иң зәвыклы команда” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләнде. 3нче урынны Дүртөйле шәһәренең “Шалкан” командасы, 2нче урынны - Борайның 2нче гимназиясе укучыларының “Борчак ашы” командасы, 1нче урынны Чалкак авылы мәктәбе укучыларының “8нче могҗиза” командасы яулады. Гран-при бүләген Чакмагыш районыннан килгән җыелма команда отты.

XS
SM
MD
LG