Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes: Шәфәгать Тәхәветдинов Русиядә иң күп акча эшләүчеләр исемлегендә


Forbes журналы төзегән исемлеккә күрә, 2014 елда Русия ширкәтләренең топ-менеджерлары арасында иң күп акча алган 25леккә "Татнефть"нең элекке генераль директоры, Татарстан президентының нефть сәнәгате мәсьәләләрендә киңәшчесе Шәфәгать Тәхәветдинов та кергән. Ул 12 миллион доллар акча эшләп 12 урында. Узган ел 13 урында, керемнәре 10 миллион доллар булган.

Әлеге исемлектә ВТБ идарәсе рәисе Андрей Костин - беренче, аның кереме 37 миллион доллар тәшкил иткән. Аннан соң “Газпром” башлыгы Алексей Миллер килә. Ул 25 миллион акча эшләгән дип белдерелә. Мәскәү банкы президенты Михаил Кузовлев 17 миллион белән өченче урында.

XS
SM
MD
LG